(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче декабрь, Ксения Швецова). Яңа ел каникуллары вакытында Казанда
54 ресурс белән тәэмин итүче оешма тәүлек буе кизү торачак, гадәти көннәр белән
чагыштырганда дежур бригадалар һәм техника саны 2 тапкырга артачак. Бүген
эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий
Анисимов кышкы бәйрәмнәрдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенең эше турында
сөйләде.
ТКХ тармагының
өзлексез эшләвен һәм шәһәр Башкарма комитеты структураларында, район администрацияләрендә
сыйфатлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итү өчен җитәкче составның дежур торуы
оештырылган, тәүлек буе диспетчерлык элемтәсе эшли. Исегезгә төшерәбез, Казан
буенча бердәм диспетчерлык хезмәте "Ачык Казан" сервисы булып тора,
элемтә өчен мәгълүмат ТКХ комитеты сайтында урнаштырылган.
Яңа елда 100
махсус техника һәм автотранспорт белән комплектланган ресурслар белән тәэмин
итүче предприятиеләрнең 54 оешмасы кизү торачак. Авария һәм аларның нәтиҗәләрен
юк итү очракларына матди-техник ресурслар запасы булган ресурс оешмаларыннан
барлыгы 250-дән артык кеше кизү торачак. Гадәти көннәр белән чагыштырганда кизү
бригадаларының һәм техниканың саны 2 тапкыр артты, дип билгеләп үтте Дмитрий
Анисимов һәм персонал оператив документлар, инструкцияләр, хезмәттәшлек
схемалары тулы күләмдә тәэмин ителгән, дип өстәде.
Идарәче оешмалар
составында максималь күләмдә бригадалар һәм подрядчы оешмаларның дежур
хезмәткәрләренең тәүлек буе эшләве тәэмин ителәчәк, алар шулай ук барлык
кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Диспетчерлык
хезмәтләренең телефоннары идарәче оешмалар сайтларында һәм күпфатирлы йортларда
мәгълүмати стендларда күрсәтелгән.
"Ял
көннәрендә йорт яны территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны кардан һәм
боздан вакытында чистарту, түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту
бурычы куелды", - дип билгеләп үтте спикер һәм һава торышы начарайган
очракта идарә итүче компанияләр кар көртләрен бетерү өчен кирәкле санда техника
һәм персонал берәмлекләрен норматив срокларда чыгарырга әзер, дип аңлатты.
Бәйрәм көннәрендә
күп фатирлы торак йортларның һәм шәхси торак йортларның чү бен көн саен, ә 31
декабрьдән 2 гыйнварга кадәрк көчәйтелгән режимда алып барылачак. Районнарның
идарәче оешмаларына һәм администрацияләренә контейнер һәм бункер мәйданчыкларына
керү юлларын тәэмин итү йөкләнде.
Шул ук вакытта,
ТКХ комитеты рәисе сүзләренә караганда, торак фондында һәм коммуналь
инфраструктура объектларында террорчылыкка каршы чараларны үтәүгә аерым
игътибар бирелгән. Шулай итеп, халыкның куркынычсызлыгын арттыру һәм
терактларны кисәтү өчен күп фатирлы йортларның подвал һәм чарлакларына, бик
җайланмаларына ревизия үткәрелде, ачыкланган барлык кисәтүләр дә идарә итүче
компания белән оператив рәвештә эшкәртелде. Яңа ел бәйрәмнәре дәвамында идарә
итүче компания вәкилләре бу биналарны чит предметларны һәм рөхсәтсез керү
фактларын ачыклау максатыннан карап чыгачаклар. Торак-коммуналь өлкә
оешмаларында персонал белән өстәмә инструктажлар үткәрелде һәм режим
объектларын саклау көчәйтелде.
Ресурслы
оешмаларның җаваплы җитәкчеләре бәйрәм көннәрендә кизү торырга тиеш, дип
билгеләде үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин һәм чүпне чыгару, шулай ук
барлык оператив хезмәтләрнең эше куратор-урынбасарлар һәм ТКХ комитеты рәисе
контролендә булырга тиеш, дип өстәде. "Барысы да җитәрлек тәҗрибәгә ия,
безне бернинди яңалык да көтми. Без моңа никадәр оешыбрак килсәк, барлык
мәсьәләләрне җентекләп эшләп бетерсәк, бәйрәм көннәрендә көтелмәгән хәлләр дә
азрак булачак", - диде Мэр һәм яңа ел каникулларында коммуналь хезмәтләр
эшенә, аерым алганда, чүпне вакытында чыгаруга контроль көчәйтеләчәк, дип
билгеләп үтте.