(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда яңа ел төнендә 400-дән артык
полиция хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклауны һәм Татарстан башкаласында
яшәүчеләрнең һәм кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Казан гарнизоны
көчәйтелгән хезмәт режимына күчте, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе вакытында
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Алексей Соколов.
Докладчы кешеләр
күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар
юнәлтте. Шулай итеп, барлык объектлар да техник чаралар һәм махсус өйрәтелгән
этләрдән файдаланып тикшерелә, ә рөхсәт ителгән әйберләрне алу максатыннан
үткәрү пунктларында металл детекторлар кулланып карау оештыралар. "Шәһәр
чыршылары ачылган вакыттан башлап 14 гыйнварга кадәр тәүлек буе пар постлар
тарафыннан тикшереләчәк. 1 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр 16.00 сәгатьтән 22.00
сәгатькә кадәр үзәк чыршыда өстәмә рәвештә җәяүле пост парлары йөриячәк",
- дип билгеләп үтте Алексей Соколов. Яңа ел төнендә хокук тәртибен тәэмин итү
өчен 400-дән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителәчәк, ә 6-7 гыйнвар төнендә –
300-дән артык тәртип сакчысы. Шулай ук Росгвардия хезмәткәрләрен һәм
хәрбиләрен, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләрен, халык дружиналары әгъзаларын
һәм хокук саклау юнәлешендәге башка формированиеләрне җәлеп итү планлаштырыла.
Моннан тыш, яңа
ел каникуллары вакытында ЮХИДИ постлары оештырылачак, тикшерү-оператив
төркемнәрне көчәйтү каралган, мөмкин булган терактлар турында хәбәрләргә
кичекмәстән җавап бирү төркемнәре булдырылган.
Алексей Соколов
шулай ук искә төшергәнчә, Казанда 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр махсус
янгынга каршы режим гамәлдә, аның нигезендә кайбер территорияләрдә пиротехника
әйберләрен куллану тыела.
Моннан тыш, шәһәр
полициясе урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә "Чыршы"
операциясендә катнаша, аның барышында законсыз кисүләргә һәм урман
утыртмаларының зыян күрүенә чик куела. 20 декабрьдән Казан тәртип сакчылары
дистәләгән административ хокук бозу очрагын теркәгән һәм йөзләрчә ылыслы агачны
әйләнештән алган.
Казанда яңа ел
агачларын махсус базарларда сатып алырга була.
Казан Мэры Илсур
Метшин бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә шәһәрдә барлык шәһәр һәм оператив
хезмәтләрнең эше җайга салынырга тиешлеген тагын бер кат искәртте.
"Бүгенге көннән без көчәйтелгән эш режимына күчәбез, һәм безнең төп бурыч
– шәһәр территориясендә бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә барлык шәһәр,
оператив хезмәтләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү. Бу атнада чыршы
шәһәрчекләрен террорчылыкка каршы якланганлык предметына комплекслы тикшерүне
тәмамларга кирәк", - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Исегезгә
төшерәбез, Казанда төп чыршы 27 декабрьдә Сибгат Хәким урамындагы
"Казан" гаилә үзәге янында ачылачак. Биредә боз шәһәрчеге эшләячәк.
Быел барлыгы 60-тан артык бәйрәм мәйданчыгы оештырылачак.