(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда 570 берәмлектәге барлык
җыештыру техникасы төзек хәлдә һәм тулы әзерлектә тора, ә аномаль кар яву
очрагында шәһәрне җыештыруда өстәмә рәвештә тагын 400 берәмлек техника җәлеп
ителәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Казан
Мэры Илсур Метшин сәүдә объектларының керү юллары һәм парковкаларының, квартал
эчендәге юлларның һәм яңа ел мәйданчыкларының иминлегенә аерым игътибар бирергә
кушты.
Расланган графиклар
нигезендә, шәһәр районнары администрацияләрендә, шулай ук бөтен төзекләндерү
комплексының тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен җаваплы предприятиеләрдә Казанда
җаваплы персоналның һәм авария бригадаларының тәүлек буе кизү торуы
оештырылган. Ясалма корылмалар, җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүләре,
тукталыш мәйданчыклары, чыршы шәһәрчекләре янындагы территорияләр, парклар һәм
скверлар аерым контрольгә алынды, дип ассызыклады И.Куляжев.
Яңа ел
бәйрәмнәрендә традицион рәвештә автомобиль трафигы арта, кешеләр бәйрәмгә
әзерләнә, шуңа күрә эре сәүдә үзәкләренә кешеләр агымы көтелә, дип билгеләде
Илсур Метшин. "Төрле структураларның җаваплылык зонасына кергән якын-тирә
территория машиналар килеп туктар өчен чистартылырга тиеш, барлык юллар һәм
парковкалар да шәһәр халкын кабул итәргә әзер булырга тиеш. Шулай ук
террорчылыкка каршы әзерлек буенча да эш алып барырга кирәк", - диде
И.Метшин һәм яңа ел мәйданнарына керү юлларын һәм квартал эчендәге юлларны
оештыруны контрольдә тотарга кирәк, дип өстәде.
Ясалма корылмаларны
һәм гомуми файдаланудагы юлларны карап тотуга җәлеп ителгән предприятиеләрдә
террорчылык куркынычларын кисәтү кысаларында шикле предметлар һәм шартлаткыч
җайланмалар табылганда ничек эш итәргә кирәклеге турында максатчан
инструктажлар үткәрелде. "Казэнерго" предприятиесе тотрыклы эшли
торган тышкы яктырту системасын тәэмин итү өчен диспетчерлык хезмәте берләшкән
бригадаларның кизү торуын тәэмин итте. Моннан тыш, предприятие белгечләре яңа
ел иллюминациясенең торышын һәм эшен контрольдә тота.
"Татарстан
башкаласында үзәк шәһәр чыршысы 27 декабрьдә "Казан" гаилә үзәге
каршындагы мәйданда ачылачак, шул ук көнне чыршы белән бергә боз шәһәрчеге дә
ачылачак, ул март башына кадәр Казан халкын һәм кунакларны кабул итәчәк",
– дип искә төшерде И.Куляжев һәм архитектура-сәнгать яктырткычларының эш режимы
тышкы яктырту челтәрләре вакытына туры киләчәк, дип өстәде.
Шулай ук
И.Куляжев бәйрәм көннәрендә җәмәгать бәдрәфләренең эше турында сөйләде. Шәһәр
территориясендә урнаштырылган барлык муниципаль җәмәгать бәдрәфләре көн саен
10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Чыршы шәһәрчеге янында урнашкан
бәдрәф модульләре 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Җәмәгать бәдрәфләренә өстәмә рәвештә 40 биотуалет урнаштырылачак.
Соңыннан Мэр Башкарма
комитетның барлык хезмәткәрләрен дә үз карамагындагы мәсьәләләргә игътибар
итәргә чакырды. "Безнең өчен бәйрәмнәр - ул һәрвакыт эш графигын көчәйтү.
Аннан соң, шәһәр халкы бәйрәмнәрдән соң яхшы кәеф белән чыккач, ял
итәрбез", – диде И.Метшин һәм барлык хезмәттәшләрен якынлашып килүче яңа
ел белән котлады.