(Казан шәһәре
KZN.RU, 3-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда ел башыннан бирле 9 айда
сәнәгать җитештерүе индексы узган ел белән чагыштырганда 6,4% арткан һәм 106,4%
тәшкил иткән. Моннан тыш, ваклап сату әйләнеше 7,4% артты һәм шәһәр бюджетына
2,6% күбрәк инвестицияләр җәлеп ителде. Шәһәрнең социаль-икътисади үсешенең төп
нәтиҗәләре турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә икътисади үсеш комитеты
рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр итте.
"Безнең
предприятиеләрнең сәнәгать күләмен арттыру сөендерә"
Шәһәр
икътисадында әйдәп баручы урынны сәнәгать җитештерүе алып тора. Казанда
сәнәгать җитештерүе индексы 106,4% тәшкил итте. Шул ук вакытта республикада һәм
Россиядә сәнәгать җитештерүе күләмнәре үсеше темпы тыйнаграк, дип билгеләп үтте
А.Вәлиәхмәтов һәм республика буенча бу күрсәткеч 101,9 процентка җитте, ә
тулаем ил буенча – 103%, дип өстәде.
Шәһәрнең эре һәм
урта предприятиеләре үзләре җитештергән товарлар төяп озаткан, 220 млрд сумлык
хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 7,5% югары. Азык-төлек
продуктлары, машиналар һәм җиһазлар, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр, металл
эшләнмәләр җитештерүчеләр, шулай ук челтәр компанияләре җитештерүнең сизелерлек
үсеш күрсәтте. "Бу, барыннан да элек, БКК, икенче икмәк заводы,
"Вакууммаш", Компрессор заводы, КМПО, "Элекон", КМИЗ кебек
предприятиеләр эше нәтиҗәсе", - диде спикер һәм узган ел җиһазларны
алыштыру һәм яңа продукция чыгару хисабына төп чараларны модернизацияләүне
башкарган предприятиеләр югары җитештерүчәнлекне күрсәтте, дип ассызыклады.
Әмма җитештерүнең
кимүен күрсәткән предприятиеләр дә бар. Әйтик, докладчы сүзләренә караганда,
узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, икътисадның башка транспорт
чаралары һәм җиһазлары җитештерү, металл булмаган минераль продукция җитештерү
кебек секторларындагы предприятиеләр күрсәткечләре начаррак. Әмма әлеге предприятиеләрнең
сәнәгать производствосы индексы узган ел дәрәҗәсенә кадәр җиткермәсә дә, алар
динамик рәвештә үсүен дәвам итә. "Шул ук вертолет заводы быел гальваник
җитештерүне модернизацияләүне төгәлләде, Кытай Халык Республикасы
катастрофалары медицинасы Ассоциациясе өчен 20 "Ансат" вертолетын
җитештерүгә контрактлар төзелде. Әлеге контрактка кул кую "Ансатның"
халыкара базарга чыгуын аңлата", - дип аңлатты спикер һәм санитар
авиациянең милли хезмәте өчен 104 "Ансат" китерү өчен контрактлар
төзелүен әйтте.
Заводның тагын
бер казанышы - РФ Оборона министрлыгы заказы буенча эшләнгән Ми-38Т
вертолетының беренче үрнәге һавага күтәрелү. "Барлык машиналарны җитештерү
һәм китерү 2019-2020 елларда планлаштырылган. Шуңа күрә якын киләчәктә без
икътисадның әлеге секторында шактый үсеш алырга көтәбез", - дип аңлатты
спикер.
Сәнәгать
производствосы үсеше 6,4% - Казан өчен яхшы нәтиҗә, дип саный шәһәр Мэры Илсур
Метшин. "Безнең предприятиеләрнең сәнәгать күләмнәрен, шул исәптән
модернизация исәбенә дә арттыру сөендерә. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки яңа
эш урыннары тәэмин итә, казанлыларның бүген дә, иртәгә дә муллыгын һәм
иминлеген гарантияли", - диде И.Метшин.
Инвестицияләрнең
төп капиталы узган ел белән чагыштырганда 2,6% күбрәк
Ел башыннан шәһәр
икътисадына төп капиталга 106,4 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителгән, бу узган
ел белән чагыштырганда 2,6% күбрәк. Шул ук вакытта инвестицияләрнең зур өлеше
Төзелеш һәм милек белән операцияләрдә тупланган - бу юнәлешләргә кертелгән
кертемнәрнең гомуми өлеше 98% тәшкил итә, дип хәбәр итте А.Вәлиәхмәтов.
Эре һәм урта
предприятиеләр буенча төп капиталга инвестицияләр күләме буенча миллионлы
шәһәрләр рейтингында Казан икенче урында тора - Татарстан башкаласын бары тик
Екатеринбург гына узып киткән.
Эре һәм урта
предприятиеләр тарафыннан "Төзелеш" эшчәнлек төре буенча башкарылган
эшләр күләме 19,3 млрд. сум тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсеннән 5,8% кимрәк,
дип билгеләп үтте спикер һәм күләмнәрнең шактый өлеше, узган еллардагы кебек
үк, торак төзелешенә туры килә, дип өстәде. Шулай итеп, барлыгы 529 мең кв.м
торак тапшырылган – бу узган ел дәрәҗәсеннән 1,5% артыграк. "Бу 8110 яңа
фатир һәм 413 шәхси торак йорт", - диде докладчы.
Россиянең эре
шәһәрләре арасында социаль-икътисади хәлнең рейтинг бәяләве нигезендә, Казан
"төзелеш" эшчәнлек төре буенча, тулаем алганда, Екатеринбургтан кала,
торак тапшыру, шулай ук бер кешегә исәпләгәндә, лидерлар өчлегендә тотрыклы
урында тора.
"Кече һәм
урта бизнесның өчтән бергә артуы – футбол буенча дөнья чемпионатының
кайтавазы"
Кулланучылар
базарында ваклап сату һәм җәмәгать туклануы әйләнеше үсеше темплары буенча уңай
динамика күзәтелә. Моннан тыш, докладчы сүзләренә караганда, Казан ритейл һәм
логистика хезмәтләренең эре уенчылары өчен кызыклы булып кала бирә. Тугыз ай
нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 385,4 млрд. сум күләмендә теркәлгән.
Үсеш 24,1 % тәшкил иткән. Җәмәгать туклануы өлкәсендә товар әйләнеше 9,3% ка
артты.
"Быел футбол
буенча дөнья чемпионаты әйләнешнең артуына сизелерлек йогынты ясады. Чемпионат
көннәрендә Казан 300 меңнән артык турист кабул итте", - дип искәртте
спикер һәм 9 ай эчендә түләүле хезмәтләр күләме 3% артты, дип өстәде.
Кече һәм урта
бизнес (МСБ) Казан икътисадының өчтән бер өлешен били, анда эшләүче шәһәр
халкының өчтән бер өлеше җәлеп ителгән. Докладчы сүзләренә караганда, 2018
елның беренче яртыеллыгында Казанда 80 меңнән артык кече предприятиеләрдә 176
меңнән артык кеше эшли. Кече предприятиеләрнең әйләнеше, узган ел белән
чагыштырганда, 32% арткан һәм 313 млрд.сум тәшкил иткән.
Кече һәм урта
эшмәкәрлеккә шәһәр тарафыннан алына торган салымнарның өчтән бер өлеше туры
килә. Әйтик, 1 октябрьгә НДФЛ исәпләмичә шәһәр бюджетына салым түләүләре 1 млрд
873 млн. сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук дәрәҗәсеннән 13,5% артыграк.
Казан Мэры узган
җәйдә Татарстан башкаласында үткән мундиаль шәһәр икътисадына сизелерлек
йогынты ясавы белән килеште. "Кече һәм урта бизнес әйләнешенең өчтән бергә
артуы - бу, һичшиксез, футбол буенча дөнья емпионаты кайтавазы һәмбезгә
масштаблы чаралар ни өчен кирәк соравына җавап. . Бу шәһәр инфраструктурасы
мирасы гына түгел, икътисадтагы үсеш тә, - дип билгеләде Илсур Метшин. -
Балансланган, диверсификацияләнгән икътисад булу мөһим, безнең өчен ваклап сату
һәм төзелеш базарлары да бик мөһим. Кече һәм урта бизнес үсешләрен дәвам итәр
дип ышанабыз".
Шул ук вакытта
шәһәр башлыгы эшмәкәрләр белән очрашулар үткәрүнең һәм булган проблемалар
турында фикер алышуның мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай итеп, ул күптән түгел
Казанда Эшкуарлык буенча киңәйтелгән совет узуын, анда банк секторы һәм кече
һәм урта эшкуарлык өчен ресурсларның чикләнгән булуы мәсьәләсе буенча фикер
алышуны искәртте. Шәһәр башлыгы фикеренчә, мондый һәр сөйләшү алга таба хәл
ителә торган күп кенә мәсьәләләрне ачыклый. "Федераль законнар, эчке
норматив документлар бар, алар теләсә ничек тиз арада ярдәм алырга мөмкинлек
бирми. Тулаем алганда, һәр шундый сөйләшү, теләсә кайсы диалог - хәрәкәткә һәм
уңышларга ачкыч", - дип билгеләп үтте И.Метшин һәм даими рәвештә кече һәм
урта бизнес вәкилләре белән очрашулар һәм әңгәмәләр уздырырга кушты. "Эшлекле
иртәнге ашларны, сәфәрләрне, очрашуларны төрле тармаклар буенча бүләргә кирәк.
Беләм, бу эш хәзер дә алып барыла, әмма тагын да ешрак үткәрергә киңәш
итәм", - дип йомгаклады Мэр.