(Казан шәһәре
KZN.RU, 3-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда ел башыннан бирле 16
предприятие 1924 хезмәткәр алдындагы хезмәт хакы буенча 103 млн сумлык
бурычларын кайтарган. 9 ай нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр белән 10 меңгә якын
килешү һәм аларның хезмәт хакларын арттыру турында өстәмә килешү төзелгән, ә 3
меңгә якын хезмәткәр "соры зонадан" чыгарган – алар белән хезмәт
килешүләре төзелгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә икътисади үсеш
комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр итте.
Агымдагы елның 9
аенда шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы,
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 43 мең сумнан артып киткән һәм 2017 елның
шул ук чоры белән чагыштырганда 10% арткан. Чынлыкта, инфляцияне исәпкә алып,
үсеш 7,8% тәшкил итте, дип хәбәр итте А.Вәлиәхмәтов.
"Кече
предприятиеләр хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 23 мең сум тәшкил итүе
борчый, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,6% кимрәк. Кимү кайбер
эшкуарларның үз эшчәнлеген хезмәт хакы түләүне "соры схемаларын"
кулланып гамәлгә ашыруы белән дә бәйледер, - диде А.Вәлиәхмәтов һәм ел башыннан
"соры зонадан" 2942 хезмәткәр чыгарылуын – алар белән барлык
кагыйдәләр буенча хезмәт килешүләре төзелүен өстәде.
Бюджеттан тыш
тармак предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар тагын бер актуаль
проблема булып кала бирә. Спикер сүзләренә караганда, 1 октябрьгә 278 оешма
ачыкланган, аларда социаль минимумнан түбәнрәк хезмәт хакы алучы хезмәткәрләр
бар, аларның 34-ее буенча мәгълүмат Прокуратураның территориаль органнарына
җибәрелгән.
"Безнең
эшнең нәтиҗәлелеген характерлаучы иң мөһим күрсәткеч булып, физик затлар
кеременә салым керү дәрәҗәсе тора", - дип билгеләп үтте спикер һәм
агымдагы елның 10 аенда эш бирүчеләр 25,4 млрд.сум күләмендә салым түләгән, бу
узган ел белән чагыштырганда 12% күбрәк, дип өстәде.
"Хезмәт хакы
буенча бурычларны киметү, соры хезмәт базарын легальләштерү эшен дәвам
итәчәкбез, - дип билгеләде үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин. - Бу
ведомствоара эш. Без дә 16 эш бирүчене бурычларны түләүгә чакырдык, 103 млн
бурыч түләнгән, 3 меңгә якын кешене соры зонадан чыккан – бу бик зур
нәтиҗә", - дип йомгаклады И.Метшин.