(Казан шәһәре
KZN.RU, 3-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казанда яшьләр арасында
ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны кимеде. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан
Мэры Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, бу пропаганданың шәһәрлеләрнең әлеге
категориясенә юнәлдерелгән булуы турында сөйли.
Татарстан
башкаласы территориясендә ВИЧ-инфекция йоктыру дәрәҗәсе һәм аны профилактикалау
турында аппарат киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев җиткерде. Республика СПИД үзәге
мәгълүматларына караганда, 1987 елдан башлап, республика территориясендә
зарарлануның беренче очрагы ачыкланган вакытта 22 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле
кеше теркәлгән, шуларның 40 проценты Казанда яши. Исәптә торучы ВИЧ-инфекцияле
кешеләр арасында 30-39 яшь категориясе (1123 кеше) һәм 40-49 яшь (522 кеше)
өстенлек итә. Шул ук вакытта шәһәр буенча киеренкелек күрсәткече республика
буенча уртача күрсәткечтән артып китә. Спикер билгеләп үткәнчә, монда якын-тирә
республикаларда яшәүче ВИЧ-инфекцияле халыкның Казан территориясенә эчке
миграциясенә игътибар итү мөһим. Ул узган ел күрсәткечләреннән 2,2 тапкырга
артып китте.
"2017 елда
Казанда ВИЧ-инфекция белән авыручылар санының 18% кимүе билгеләнде. Агымдагы
елда профилактик акцияләр үткәрү вакытында экспресс-тест үткәрү белән 1769 кеше
тәэмин ителгән, 2 уңай нәтиҗә ачыкланган", - дип хәбәр итте И.Хәлфиев. Ел
саен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәрә торган чаралар акцияләре
арасында: "Стоп ВИЧ/СПИД", "ВИЧка Тест: Экспедиция",
Бөтенроссия тестлаштыру көне. Узган шимбә, 1 декабрьдә, Казан СПИДка каршы
көрәш көненә кушылды. Быел "Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе
"Үз статусыңны бел" лозунгы астында узды. Моннан тыш, биш ел
дәвамында зур масштаблы профилактик эш халыкара спорт ярышлары кысаларында
оештырыла, анда ВИЧ-инфекция проблемаларына яшьләр, спортчылар, медияле затлар,
дәүләт эшлеклеләре, киң җәмәгатьчелек игътибары җәлеп ителә, бу тестлаштыруга
мотивация артуга ярдәм итә.
"Уздырылган
профилактик чаралар үз нәтиҗәләрен бирә. ВИЧ-инфекциясе мәсьәләләре буенча
үткәрелгән социологик скринингның мәгълүматлары 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге
халыкның мәгълүматлы булу дәрәҗәсе агымдагы елда 84 проценттан 87 процентка
кадәр артуын күрсәткән. Яшәү рәвеше - сәламәтлекне саклауның төп факторларының
берсе. Шуңа күрә профилактика чаралары барлык дәрәҗәләрдә дә, шул исәптән
җитәкчеләр дәрәҗәсендә дә мөһим", - дип ассызыклады И.Хәлфиев.
"Чагыштырмача
тыныч хәл, һичшиксез, безне тынычландырырга тиеш түгел. Тулаем алганда,
республикада вәзгыять башка төбәкләргә караганда, контрольдә һәм яхшырак.
Шунысы куанычлы, яшьләр арасында ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны шактый кимегән.
Димәк, пропаганда нәкъ менә аларга юнәлтелгән, эшли. Шуңа күрә эшне һичшиксез
дәвам итәргә һәм бу юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Республикада ВИЧ-инфекцияне
профилактикалау буенча программа эшли, һәм мин аңа чираттагы документ буларак
түгел, ә аны яңадан карарга чакырам. Табиблар белән эшләү турында фикер
алышырга һәм эш итүнең яңа формаларын табарга кирәк», - дип нәтиҗә ясады Илсур
Метшин.
2020 елга кадәр
РФ милли куркынычсызлык стратегиясендә ВИЧ-инфекция таралу милләтнең сәламәтлек
саклау һәм сәламәтлек өлкәсендә милли иминлеккә төп куркынычларның берсе дип
танылды һәм глобаль иҗтимагый сәламәтлек саклауның төп проблемаларының берсе
булып кала.
Дөньяда
ВИЧ-инфекцияле барлыгы 43 миллионнан артык кеше яши. Ел саен 2 миллионга кадәр
яңа очрак теркәлә. Бүгенге көндә диспансер исәбендә торучы авыруларның 60%
артыгы чирнең барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган антиретровируслы
препаратлар ала. Мондый гомерлек дәвалауның бәясе бер зарарланган кешегә елына
уртача 70 мең сум тәшкил итә.