(Казан шәһәре
KZN.RU, 3-нче декабрь, Ксения Швецова). "Игелекле Казан" проекты
шәһәр чикләреннән чыкты һәм, илнең әйдәп баручы экспертларын бер мәйданда
берләштереп, федераль дәрәҗәгә җитте, ә "Игелекле дулкын" фестивале
бөтен Россиядән балаларга үз талантларын ачарга һәм хыялларын тормышка ашырырга
мөмкинлек бирде. "Игелекле Казан" проекты кысаларында барлыкка килгән
күп кенә шәһәр инициативалары тиздән башка шәһәрләрдә дә тормышка ашырылачак,
дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Узган атна
"Игелекле Казан" эгидасы астында узды - Татарстан башкаласында
Россиянең 30 төбәгеннән коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары
җитәкчеләрен һәм вәкилләрен җыйган ике көнлек Бөтенроссия форумы, шулай ук
"Игелекле дулкын" фестиваленең гала-концерты булды.
Чаралар уңышлы
узды һәм катнашучылардан да, ил җитәкчелегеннән дә югары бәя алдылар, дип
билгеләп үтте шәһәр башлыгы һәм "Игелекле дулкын" фестивалендә
беренче тапкыр катнашучыларга үз сәламләү сүзләрен ил Президенты Владимир Путин
җиткерде, дип искәртте. "Илнең 10 шәһәрендә сайлап алу этабы узган
фестиваль Россия Президенты һәм президент гранты ярдәме белән мөмкин
булды", - дип ассызыклады И.Метшин һәм фестивальдә катнашырга теләүчеләр
саны көткәннән дә артып китте, дип өстәде. Шулай итеп, Казанга бөтен Идел буе
шәһәрләре халкы җыелды, шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Владивосток,
Севастополь, Курск, Новосибирск һәм башка шәһәрләрдә дә шундый ук күп санда
катнашучылар җыелды. "Талантта чикләүләр булмаган балалар саны бик зур.
Алар җырлый, сөйли, уйный башлагач - бу бик кыйммәт тора. Бу алар өчен бер
гомер – сәхнәгә чыгу һәм үз талантларын кешеләргә бүләк итү. Ата-аналар өчен дә
бу бик мөһим, чөнки алар һәр көнне батырлык эшлиләр, һәм үз балаларын сәхнәдә
күрү - зур бүләк. Безнең шәһәр проектларының берсенең федераль дәрәҗәгә чыгуына
бик шатмын".
РФ Бала хокуклары
буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова һәм Россия Президенты Администрациясе
иҗтимагый проектлар буенча идарә башлыгы Сергей Новиков катнашкан
"Игелекле Казан" форумы хакында илнең башка шәһәрләреннән килгән
кунаклар тарафыннан бик күп фикерләр әйтелде. Фикер алышуларның берсендә
билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре хәйрия проектларын
һәм иҗтимагый инициативаларны финанслау күрсәткечләре буенча лидерлар рәтендә.
"Без авыр, кыю адымнар белән алга бардык, озак вакыт дәвамында бу мөһим
эшне - Казанда хәйриячелек һәм меценатлыкны үстерүне хезмәттәшләребез,
партнерларыбыз белән киңәшләшеп алып барабыз. Бүген "Игелекле Казан"
форумы әйдәп баручы экспертлар тәҗрибә, конкрет проектлар белән уртаклашу өчен килә
торган федераль мәйданчык булды, - диде Мэр һәм Казанның күп кенә проектлары
форумда катнашучыларга кызыклы булып тоелды һәм тиздән алар башка шәһәрләрдә дә
гамәлгә ашырылыр, дип өстәде. "Игелекле Казан" проекты кысаларында
башлаган Игелекле эшләр көндәлеге турында бик күп сөйләделәр. Бүген аны бөтен
илгә таратырга телиләр, - дип билгеләде И.Метшин. - Без мәктәптә игелек
ярминкәсеннән башладык, вак адымнар белән дә яңа дәрәҗәгә күчтек. Җитәкчеләргә,
укытучыларга, ата-аналарга, район башлыкларына, массакүләм мәгълүмат чараларына
- безгә ярдәм итүчеләргә барысына да рәхмәт. Болар барысы да игелекле Казанга
илтүче юл".
Исегезгә
төшерәбез, узган атнада Казанда "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр
тәҗрибәсе" III Бөтенроссия форумы узды. . Анда бөтен илдән коммерцияле
булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары җитәкчеләре катнашты. Ике көн дәвамында
алар коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген үстерү юллары турында фикер
алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Ә 30 ноябрь көнне "Пирамида"
мәдәни-күңел ачу комплексында "Игелекле дулкын" Бөтенроссия балалар
иҗаты фестиваленең финал аккорды яңгырады.