(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырды.
Киңәшмәдә агымдагы елның 9 ае эчендә Казанның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, шулай ук шәһәрдә ВИЧ-инфекцияләр белән авыру һәм аларны кисәтү турында фикер алыштылар.