(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Бүген "Игелекле Казан" III Бөтенроссия форумы кысаларында "Хакимияткә хәйриячелекне үстерүгә ни өчен акча тотарга?" дигән темага дискуссия булды. Анда Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, шулай ук илнең 30-дан артык төбәгеннән коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары җитәкчеләре катнашты.
"Игелекле эшләр көндәлеге – ул бөтен ил буенча киң файдалану өчен потенциал"
Россиядә 2018 ел ирекле ярдәмчеләр һәм волонтерлар елы дип игълан ителде, дип искәртте Сергей Новиков. Бу үз чиратында коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары эшендә чагылыш тапты. Аерым алганда, коммерцияле булмаган оешмаларны Президент грантлары линиясе буенча финанслау сизелерлек артты. 2017-2018 елларда барлыгы 14,5 млрд. сумлык 6786 проектка булышлык ителде. "Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары Президент грантларын бүлүдә лидерлык позициясен яуладылар. Быел Казан КБО тотрыклы өченче урынга чыкты", - дип искәртте С.Новиков һәм узган елда Казанның 89 КБО 139 млн сум, 2018 елда 118 КБО 174 млн сум күләмендә грантка ия булды, дип өстәде.
Казанда хәйрия проектларын хакимият органнары, бизнес һәм шәхси иганәләр тарафыннан финанслау иң югары дәрәҗәдә булуы әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте спикер. "Әгәр бизнес һәм җирле хакимиятләр коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итми икән, аларның проектлары, Президенттан тыш, беркемгә дә кирәк түгел булып чыга. Шунысы куанычлы, сездә хәл башка. Хәзер бездә Дәүләт Думасы аша бизнеска иҗтимагый проектларда катнашканда салым салу базасын киметергә мөмкинлек бирүче закон узды", - диде РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Казанда бөтен илгә трансляцияләнергә мөмкин булган бик күп мөһим инициативалар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, С.Новиков мисал итеп Игелекле эшләр көндәлеген китерде, аны элек күргәзмәдә тәкъдим иттеләр.
"Бу киң функциональ куллану өчен бик яхшы потенциал булып тора. Беренче сыйныф укучыларының изге эшләр эшләргә шундый гади мотивациясе кебек тоелса да, бу бит җәмгыятьне үзгәртә ала. Әниләре һәм әтиләре күзләрендә аларның балалары дөньяга карашын үзгәртә, яхшылык һәм начарлык турында аңлый башлый. Бу проект бик чыгымлы булмаса да", - диде спикер һәм Владимир Вавилов булдырган балалар хосписы да яхшы үрнәк булып тора, дип өстәде. Без хәйрия проектларына акча салырга теләгән кешеләрнең күп булуын беләбез, әмма моны ничек дөрес итеп эшләргә кирәклегендә шикләнәбез. Биредә һәр сумның максат буенча эләгүенә йөз процентлы ышаныч бар".
Моннан тыш, С.Новиков Казанда сөяк миен күчереп утырту буенча операцияләр үткәрү өчен кирәкле регистр булдыру өчен типлаштыруның уңышлы үткәрелүен билгеләп үтте.
"Дөньяда 109 млн кеше волонтерлык һәм ирекле эшчәнлек белән даими шөгыльләнә. Төрле илләрдә мондый эшчәнлектән икътисади нәтиҗә булып, беренче чиратта, экономияләнгән акчалар торалар, алар төрле илләрдә тулаем эчке продуктның 4-тән 8 процентка кадәр тәшкил итә", - диде С.Новиков һәм дискуссия мәйданчыгы соравына җавап биреп, хакимият органнарына, беренче чиратта, икътисади үсеш максатларында, коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү мөһим, дип өстәде. "Тагын бер максат – җәмгыятьтә атмосфераны үзгәртү, илдә бөтен дәүләт машинасы җибәрелгәндә, игелекле эшләр хуплана, ул чакта бөтен эчке сәяси атмосфера уңай якка үзгәрәчәк".
"Сезнең хезмәтегез белән яңа дәүләт программалары булдырыла"
Соңгы 3 елда иҗтимагый оешмалар саны 5,2%, хәйрия фондлары 9% кимегән, әмма Росстат билгеләп үткәнчә, 20% иреклеләр саны арткан, дип РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова статистиканы китерде. "Мин үзем озак вакытлар волонтер булдым, аннары фонд булдырдым, аннары аны үстердем, системалы карарлар кабул итәргә омтылып, иҗтимагый оешмалар алдында торган бөтен кыенлыкларны сиздем", - дип сөйләде ул. Төп проблемалар арасында ул кадрлар кытлыгы, коммерцияле булмаган оешмаларны даими финанслау мөмкинлеге булмау сәбәпле штат санын югалтуны атады. Шул ук вакытта, бүгенге көндә иҗтимагый оешмаларга яңа ресурслар һәм башка таләпләр барлыкка килә – алар социаль үзгәрешләргә, бүгенге көндә җәмгыятьтә булган бурычларга сизгер һәм аларга профессиональ җавап бирергә тиеш, дип билгеләп үтте спикер.
Әмма иң мөһим проблема булып финанслауның даимилеге кала. Бу мәсьәләне хәл итүдә Президент грантлары ярдәм итте – А.Кузнецова фикеренчә, бу - коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү өчен менә дигән корал.
Алга куелган бурычларны хәл итү өчен коммерцияле булмаган оешмаларда торучы активистларның яңа алымнары һәм идеяләре кирәк, дип саный А.Кузнецова. "Сезнең хезмәтегез белән яңа дәүләт программалары булдырыла. Кечкенә яки зур социаль проект системалы дәүләт проекты булырга мөмкин, дәүләт программасына эләгергә мөмкин, кайчандыр паллиатив ярдәм белән булган кебек – ул фидакарь кешеләр төркеме төзегән проект кына иде, ә хәзер тиз үсеш алучы мөстәкыйль тармак булды", - диде спикер. Ул искәртеп узганча, барлык оешмалар да үз фикерләрен белдерү мөмкинлегенә ия булсын өчен, Россиядә 120 иҗтимагый оешма керә торган Иҗтимагый совет булдырылган, төрле ярдәм төрләре белән шөгыльләнүче махсус төркемнәр бар.
"Без коммерцияле булмаган оешмаларның бүген булган тәкъдимнәрен яхшырак ишетер өчен махсус мәйданчык булдырдык, аны "Проект Офис" дип атадык, - диде А.Кузнецова һәм мәйданчыкта федераль дәрәҗәдә закон чыгару инициативалары һәм идеяләр булырга мөмкин тәкъдимнәр каралуын аңлатты.
Иҗтимагый оешмалар ярдәме белән балалар сәясәте юнәлешендә инновацияләр гамәлгә ашырыла. Әйтик, узган ел "Вектор "Детство" проекты оештырылган, аның кысаларында 300-дән артык гариза бирелгән, аларның һәркайсы балалар һәм яшьләр сәясәтен камилләштерү өчен яңа алым яки инструмент тәкъдим иткән. "Без конкрет балага, конкрет гаиләгә ярдәм итә ала торган бик күп яхшы, файдалы һәм кирәкле проектларны күрдек. Бу уйлар һәм инновацияләр сезнең даирәдә, көндәлек эшегездә туа", - диде А.Кузнецова һәм Фонд һәм оешма җитәкчеләрен үз идеяләрен тәкъдим итәргә һәм федераль дәрәҗәдә инициативалар турында фикер алышуда катнашырга чакырды.
"Коммерцияле булмаган оешмаларның дәүләтне алыштырмавы мөһим, әмма дәүләт тә йомшарырга тиеш түгел. Бер-берсенә ярдәм итеп, кулга кул тотынып барырга кирәк", - дип нәтиҗә ясады спикер.
"Без юл башында торуыбызга ышанам"
Казан Мэры Илсур Метшин үз чыгышында өченче тапкыр бөтен илдән актив һәм ярдәмчел кешеләрне җыя торган "Игелекле Казан" форумы беренче тапкыр фонд һәм оешмалар уртак эштә таныша һәм берләшә алсын өчен үткәрелгәнен әйтте: "Без бернинди тәҗрибәсез юл башладык. Күп кенә оешмалар безнең партнерлар гына түгел, якын дусларыбыз да булуларына чын күңелдән шатмын, без бергә башкара торган эш өчен һәркемгә аерым рәхмәтлемен. Бүген инде "Игелекле Казан" тормышка ашты дип әйтергә була".
Мэр "Игелекле Казан" проекты барлыкка килүгә этәргеч булып, хәйрия ярминкәләре даими рәвештә үткәрә башлаган һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен акча җыя башлаган мәктәп укучыларының инициативасы торуын сөйләде. "Без шундый ярминкәләрнең берсендә булганда, бу эшкә күзләре янып торган балаларның күп булуын күрдек. Бүген без елга ике тапкыр Игелек ярминкәләре үткәрәбез – язын һәм көзен. Ә "Игелекле Казан" безнең шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләреннән берсе булды", - диде ул. "Игелекле Казан" яңа проектлар туу мәйданчыгы булды. Шуларның берсе бүгенге көндә Россиянең күп кенә эре шәһәрләрен колачлаган "Игелекле дулкын" фестивале. Фестиваль финалистлары Татарстан башкаласына килде – бүген алар Россия эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар. "Талант өчен чикләүләр юк. Әлеге фестиваль ярдәмендә балаларның сәләт ачылуына, балаларның чәчәк атуына без бик шатбыз", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Мэр шулай ук ил җитәкчелегенә хәйриячелекне үстерүдә һәм ил өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Моның иң югары дәрәҗәдә ярдәм алуы аеруча мөһим, кешеләр аларның эше мөһим икәнен белә. Монда битараф булмаган күпме кеше күрәм һәм безнең юл башында торуыбызга ышанам. Безнең шәһәрдә шигарь пәйда булды: "Урынына түгел, бергә!" ("Не вместо, а вместе!") һәм бүген без хезмәттәшләр белән бергә бу зур эшне башкарабыз. Мин сезнең кебек игелекле кешеләр арасында яшәвемә горурланам", - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" III Бөтенроссия форумы старт алды. Анда бөтен илдән коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары җитәкчеләре катнаша. Ике көн дәвамында алар коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген үстерү юллары турында фикер алышачак һәм тәҗрибә уртаклашачак. Бүгенге көн дәвамында форумда катнашучылар шулай ук "Системалы хәйрия проектлары" кебек темалар буенча фикер алышалар: иң яхшы региональ кейслар", "Көмеш волонтерлык" һәм башкалар. Кич белән Казан ратушасының колонналы залында Бөтенроссия форумына йомгак ясалачак.