(Казан шәһәре
KZN.RU 30-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Бүген Казанга РФ Президентының иҗтимагый
проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков һәм РФ Президенты каршындагы
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова "Игелекле Казан.
Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" Бөтенроссия форумында катнашу өчен
килгәннәр. Алар Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин белән бергә Казан
ратушасында шәһәрнең иң кызыклы хәйрия проектлары күргәзмәсен карадылар.
Аларның
игътибарын Альпари хәйрия фондының "Бумага во благо" акциясе өчен
кулланыла торган сары тартма җәлеп итте. Фонд вәкилләре Совет районының торак
йортларында урнаштырылган мондый тартмага халык макулатура җыялар, ә аның өчен
җыелган акчаларны кыйммәтле даруларга мохтаҗ булган авыру балаларга ярдәм итүгә
юнәлтәләр, дип сөйләделәр.
Хәйрия проектлары
күргәзмәсенең чираттагы "экспонаты" Роналд Макдоналд йортында яшәүче
балалар язган әкиятләр китабы булды. "Аларның хыяллары авыруларны җиңәргә
ярдәм итә. Китапта шәһәрнең танылган кешеләре белән бергә балалар тарафыннан
булдырылган иллюстрацияләр, китап иганә өчен тормышка ашырылачак, бу акчалар
гаилә кунакханәсен үстерүгә тотылачак", - дип сөйләделәр проект
активистлары.
Кунаклар бигрәк
тә иске велосипедларны җыю буенча "Велодобро" проектын бәяләделәр,
аларны соңыннан түләүсез социаль мастерскойда төзекләндерәләр һәм авыр тормыш
хәленә эләккән гаилә балаларына тапшыралар. Проектны гамәлгә ашырырган ярты ел
эчендә 700-гә якын велотехника элементы җыелган һәм балаларга 322 велосипед
тапшырылган. Планда барлыгы меңнән дә ким булмаган велосипедларны тарату.
Сергей Новиков билгеләп үткәнчә, проектны үстерү өчен шәһәр һәм республика
халкына мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк.
Анна Кузнецова,
үз чиратында, мондый проектның аз керемле гаиләләрдәге балаларга велосипед
сатып алырга гына ярдәм итеп калмыйча, эшкә урнашу проблемасын да күпмедер
дәрәҗәдә хәл итүен билгеләп үтте. "Велосипедларны эшкә урнаштыру кыен
булган кешеләр җыя һәм ремонтлый ала. Бу ярдәм генә түгел, эш табу җиңел
булмаган гражданнар категорияләре өчен шөгыль дә", - дип саный А.
Кузнецова.
Алга таба
кунакларга сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус
велосипедлар күрсәттеләр - бу «Альпари» фондының ДЦП синдромы, Даун синдромы
булган балаларга велосипедта йөрергә мөмкинлек бирә торган тагын бер проекты. Фонд директоры Наталья
Гыйләҗева сүзләренчә, велосипед балага артык кечкенә булганда, аны башка
балаларга тапшыралар, ә үсеп җиткән сабый өчен башка - зуррак "тимер
атны" җыялар.
Башкалар арасында
күргәзмәдә "Хатсаханә клоуннары" проекты тәкъдим ителде. Клоуннар
нигездә Балалар республика хастаханәсендә эшли, шулай ук инвалидлар һәм картлар
йортларында булалар. Әлеге хәрәкәткә 40 елдан артык, күп кенә илләрдә клоуннар
хастаханә персоналы штатында торалар, дип сөйләде бүген БРКХнең 20 бүлегендә
эшләүче 10 клоунны берләштерә торган проект активистларының берсе.
"Проектны даими финанслау проблемасын хәл итәргә кирәк", - дип
билгеләп үтте А.Кузнецова.
Соңыннан
кунакларны Беренче сыйныф укучылары - София һәм Булат белән таныштырдылар, алар
Игелекле эшләр көндәлеге - "Игелекле Казанның" мөһим проектларының берсе турында сөйләделәр.
"Безгә бу көндәлекләрне без мәктәпкә килгәч өләштеләр. Миңа ул шунда ук
ошады, ул Рәсемле", - дип сөйләде Софья.
Анна Кузнецова
Игелекле эшләр көндәлегенә федераль дәрәҗәгә чыгарырга кирәклеген билгеләп
үтте. Казан Мэры Илсур Метшин үз чиратында балаларга проект бик ошады –
Татарстан башкаласында даими рәвештә Игелек дәресләре уза, аларда укучылар
үзләренең тәэсирләре һәм көндәлекләр алып бару нәтиҗәләре белән уртаклаша, дип
өстәде.
Исегезгә
төшерәбез, кичә Казанда “Игелекле Казан" III Бөтенроссия форумы старт
алды. Анда бөтен илдән коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары
җитәкчеләре катнаша. Ике көн дәвамында алар коммерцияле булмаган оешмалар
эшчәнлеген үстерү юллары турында фикер алышачак һәм тәҗрибә уртаклашачак.