(Казан шәһәре
KZN.RU 29-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин "Бердәм
Россия" партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма комитетында гражданнарны
кабул итте. Кабул итү вакытында хәл ителгән мәсьәләләр арасында - спорт
мәйданчыгы төзү, Кадышево бистәсендәге юлларны ремонтлау, Кызыл Позиция
урамындагы йортны капиталь төзекләндерү, шулай ук мәктәпкәчә балалар
учреждениеләренә чират.
41 яшьлек Лилия
Газиева Казанга 3 ел элек Баулы шәһәреннән күчеп килгән. Бүген ул Вахитов
районында Нурсолтан Назарбаев урамында яши. Шәһәр башлыгына ул кызы укый торган
13-нче мәктәп территориясендә баскетбол-волейбол мәйданчыгын төзү үтенече белән
мөрәҗәгать итте. Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы Андрей
Лобов аңлатып узганча, микрорайонда хоккей тартмасы бар, ә менә спорт
мәйданчыклары юк. "Киләсе елга мәйданчык төзүне кертергә кирәк. Без
балаларны спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар белән тәэмин итәргә
тиеш", - дип ассызыклады И.Метшин. "Программа әле киләсе елга
формалашмаган, кушылса, без барысын да кыска вакыт эчендә эшләргә
тырышачакбыз", - дип җавап бирде А.Лобов һәм мәйданчыкны төзү 2019 елга
планлаштырылган дип өстәде.
Кадыш бистәсендә
яшәүче Ольга Рязанова шәһәр башлыгы белән аралашуны рәхмәт сүзләреннән башлады.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда ул 30 елдан артык яши торган торак пункт бик
нык үзгәргән. "Мин үз бистәмне бик яратам, соңгы 5-6 елда аның шулай
үзгәрүе шатландыра. Балалар бакчасы төзелде, матур авыл клубы бар, анда төрле
түгәрәкләр эшли, концертлар үткәрелә, китапханә, ике ел элек участковый йорты
төзелде", - дип сөйләде О.Рязанова һәм шул ук вакытта амбулаторияне
ремонтлауны таләп ителә, анда кышкы вакытта пациентларга салкын. дип өстәде.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев
сүзләренә караганда, тиздән бу проблема хәл ителәчәк - быел медицина
учреждениеләрендә яңа газ казаннары урнаштырылачак һәм тәрәзәләр
алмаштырылачак. Ольга Рязанова бистәдә инфраструктура үсеше өчен рәхмәт
белдереп, юлны төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать итте. "Новая урамында
яшәүчеләр юлларны төзекләндерүне сорый. Анда пенсионерлар – совхозның элеккеге
хезмәткәрләре яши. Анда элек эшчеләр өчен йортлар төзелә иде, ә хәзер картлар
яши", - дип сөйләде бистәдә яшәүче ханым.
"Гомумән,
соңгы 5-6 елда сездә юллар төзелдеме?"- дип сорады И.Метшин. "Гомумән
алганда, юллар гел төзелә. Быел Школьная урамының бер өлешен ясадылар, Совет
урамы буенча да юл әйбәт, Чапаев урамы буенча да. Учреждениеләр белән дә
сораулар юк, әмма юллар һәрвакыт авырткан урын булып торалар, без үзебез генә
түгеллеген дә аңлыйбыз", – дип билгеләде О.Рязанова.
"Киләсе елга
без бу юлны ясарга тырышачакбыз, аны капиталь ремонт программасына кертәчәкбез.
Гомумән, бистәләрне яңарту - бу безнең күптәнге хыялыбыз. Элек бистәләр
шәһәрдән шактый артта калып бара иде һәм соңгы 5-6 елда Президентыбыз ярдәме
белән бу юнәлештә күп нәрсәне үзгәртә алдык. Без казанлыларның кайда яшәүләренә
карамастан - Фучик урамында, Әмирхан проспектында яки Кадышево авылларында
- аерма сизелергә тиеш түгел, дибез.
Һәм сез бу үзгәрешләрне күргәнсез - бу безнең өчен бик мөһим, димәк, без дөрес
юлда", - диде Мэр.
"Салават
күпере" торак комплексында яшәүче Ләйсән Хөсәенова шәһәр башлыгына балалар
бакчаларына чират мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Ул торак комплексның яңа
фатирына күчкәнче үк 133-нче балалар бакчасына чиратка баскан һәм балага урын
бирелгәндә, гаиләнең әле күчмәгән булуын сөйләде. Л.Хөсәенова сүзләренә
караганда, ел дәвамында ул баласын Казанның башка районыннан "Салават
күпере" балалар бакчасына йөрткән. Яңа фатирга күчкәч, бу проблема хәл
ителгән, әмма икенчесе барлыкка килгән – хәзерге вакытта 3 яше тулган икенче
улы өчен урын әлегә бирелмәгән. "Ул минем белән көн саен бер сәгать
дәвамында шәһәрнең икенче очына йөри. Әгәр ниндидер мөмкинлек булса да, ярдәм
итегез, зинһар. Хәзер аның яше шундый - аңа үсәргә, укырга кирәк", - дип
мөрәҗәгать итте Л.Хөсәенова Мэрга.
Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренә караганда, хәзерге
вакытта "Салават күперендә" балалар бакчаларына чиратта 500 бала
тора, әлеге торак комплекс яңа мәктәпкәчә учреждениеләр төзү өчен өстенлекле
булып тора. Исегезгә төшерәбез, киләсе елда Казанда 1990 урынга исәпләнгән 10
яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Район башлыгы сүзләренә караганда,
"Салават күперендә" 3 учреждение төзеләчәк, аларны 2019 елда уку
сезоны башлануга ачу планлаштырыла.
Әмма балалар
бакчасында урын гаиләгә иртәрәк биреләчәк – Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар
Һидиятов сөйләгәнчә, гамәлдәге 133-нче балалар бакчасында урын киләсе елның
җәендә бушаячак. "Яңа комплектлау кысаларында июнь аеннан әлеге балалар
бакчасына язылырга мөмкин, бездә 133 һәм 134 балалар бакчасыннан чыгарылыш
булачак, апрель аенда гамәлдәге учреждениеләргә комплектация башланачак",
- дип аңлатты И.Һидиятов.
Мэр белән
саубуллашканда Л.Хөсәенова "Салават күперендә" инфраструктура үсеше
өчен шәһәр башлыгына рәхмәт белдерде. "Без анда ике ел элек күчтек һәм бер
ел эчендә, әлбәттә, күп нәрсә үзгәрде. Инфраструктура үсә, миңа бик ошый",
- диде ханым.
"Район
төзелеп кенә килгәндә, без шунда ук аның төрле хезмәтләр өчен җайлаштырырга
омтылдык. Президентыбызга, Дәүләт торак фондына рәхмәт. Мәктәпләр дә, балалар
бакчалары да төзиячәкбез. Без моны игътибар белән күзәтәбез һәм алга таба да
микрорайонны үстерәчәкбез", - диде И.Метшин.
Торак йортны
капиталь ремонтлау турындагы мәсьәлә белән шәһәр башлыгына Кызыл Позиция
урамында 1967 елда төзелгән 29а номерлы йортта яшәүче 62 яшьлек Кәүсәрия
Николаева мөрәҗәгать итте. Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов
йортның киләсе елга капиталь ремонт программасына кертелүен аңлатты. "Без
план буенча барабыз. Бу микрорайонда - 3 йорт, берсен без 2016 елда
ремонтладык, икенчесендә быел эшләрне тәмамлыйбыз һәм тагын берсе киләсе елда
төзекләндереләчәк", - диде Совет районы башлыгы, И.Метшинның капиталь
ремонт темплары турындагы соравына җавап биреп.
Очрашу ахырында
Мэр Каусария Николаевага киләсе елда аның йорты яңартылачак, дип вәгъдә итте
һәм аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде.