(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан
мэры Илсур Метшин Киров районының 15-нче татар гимназиясендә булганда,
иганәчеләр ярдәме белән яңартылган технология кабинетын һәм яңа мәктәп музеен
карады. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, укучыларның киләчәктә аларга кирәк
булачак гамәли күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге булуы мөһим.
Мэр узган елның августында гимназиядә булган вакытта уку
остаханәсенең начар торышына игътибар иткән иде. Ул вакытта ул гимназиядә ел
ярым дәвамында үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшләрен тикшерү белән булды.
15-нче татар гимназиясе мәдәни мирас объекты булып тора һәм
Кече Мәскәү урамының 1867 елда төзелгән 12-нче бинада урнашкан. Капиталь
төзекләндерү барышында бинада түбә япмасын, инженерлык челтәрләре алыштырылган,
фундамент ныгытылган, подвал бүлмәләре төзекләндерелгән, күпкатлы түшәмәләр
көчәйтелгән иде. Әмма мәктәп остаханәсе урнашкан күрше бина төзекләндерелми
калган иде. Бу эш быел иганәчеләр ярдәме белән башкарылды. Технология кабинеты
үзгәргән, биредә укучыларга тормышта кирәкле күнекмәләр үзләштерергә мөмкинлек
бирә торган яңа җиһазлар урнаштырылган.
“Хәзерге
вакытта барлык укучылар да гаджетлардан, компьютерлардан файдалана, әмма чын
ир–ат өчен осталарны чакырмыйча гына, чүкечләрне, отвертканы тотып, йорт буенча
кирәкле барысын да эшли белү мөһим, - дип билгеләде И.Метшин. – Без үскәндә,
безне өйрәтәләр иде. Һәм мин хәзер сезнең мәктәптә киләсе елда узачак
WorldSkills чемпионаты алдыннан шундый мөмкинлекләр барлыкка килүенә шатмын”.
Гимназия директоры Фәнил Харисов сөйләгәнчә, киләчәктә
мәктәптә түгәрәкләр, шул исәптән робототехника да ачу планлаштырыла. Директор
сүзләренә караганда, хәзер, кабинетта яңа җиһазлар барлыкка килгәч, укучылар
технология дәресләренә кызыксынып йөриләр, төрле макетлар ясыйлар. Мәсәлән, Мэр
уку остаханәсен карап йөргәндә, 7 сыйныф укучылары сызымнар буенча сыерчык
оялары ясыйлар иде.
Илсур Метшинга шулай ук Адмиралтейство бистәсенең 300
еллыгына ачылган яңа мәктәп музеен да күрсәттеләр. Музей интерьеры татар йорты
рәвешендә бизәлгән. Музейда татар халкының көнкүреше тәкъдим ителгән – монда
кирәк-яраклар һәм татар милли киемнәре,
китаплар күрергә, шулай ук Бишбалта җирлеге (элек-электән татар осталары –
"балта остасы” яшәгән
урын, Бишбалта – “пять
топоров” мәгънәсендә - ред.
иск.) һәм Адмиралтейство бистәсенең тарихын өйрәнергә була. Иң кызыклы
экспонатларның берсе - XVIII гасырның көмеш көзгесе.
Музей өчен экспонатлар берничә ел җыелган, музей төзүдә ТР
Фәннәр Академиясе белән берлектә район халкы, ветераннар җәмгыяте катнашкан.
Яңа проект – гимназия укучылары һәм археолог Альберт
Борханов җитәкчелегендә студентлар археологик тикшеренүләр вакытында җыйган
экспонатларны тәкъдим иткән күргәзмә. Биредә XVI-XVII гасыр казан походлары,
тәңкәләр, бизәнү әйберләре, керамик эшләнмәләр, балталар тәкъдим ителгән.
Музейда укучылар өчен мастер-класслар уза, биредә алар татар
халкының гореф-гадәтләрен өйрәнәләр.
Казан Мэры белән бергә татар гимназиясенә Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар
Һидиятов килделәр.