(Казан шәһәре
KZN.RU 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген "Казаноргсинтезның"
Э-200 комплексында этилен заводында дүрт яңа пиролиз мичен эшләтеп җибәрү
тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей
Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры
Альберт Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ААҖ генераль директоры Фәрит
Миңнегулов һәм башкалар катнашты.
Файдалануга
тапшырылганнан соң дүрт яңа пиролиз миче 40 елга якын эшләгән дистәләгән иске
мичне алыштырырга тиеш. Мич блогын модернизацияләү гамәлдәге җитештерүнең,
аерым алганда, этилен алу җайланмаларының нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук
технологик процессның куркынычсызлыгын көчәйтергә, продукция җитештерү
чыгымнарын киметергә тиеш.
Республика
Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин, чараның тантаналы өлешен ачып,
"ТАИФ" ике дистә елдан артык үз заводларын модернизацияләү сәясәтен
гамәлгә ашыра, дөнья компанияләренең алдынгы тәҗрибәсен уңышлы куллана, дип
ассызыклады.
"Соңгы 15
елда "ТАИФ" КТ ярдәмендә "Казаноргсинтезда" төп җитештерү
егәрлекләре 70 процентка яңартылды. Ел саен предприятиедә рентабельлекне,
җитештерү куәтләренең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән күп санлы проектлар
гамәлгә ашырыла. Быел предприятиедә модернизацияләүнең өч елга исәпләнгән яңа
этабы башланды. Әлеге программа кысаларында яңа объектлар төзелешенә һәм
җиһазлар сатып алуга 10 млрд сумнан артык акча салу планлаштырыла.
"Казаноргсинтезның" Россия нефть химиясе комплексының иң уңышлы,
заманча һәм динамик үсеш алган предприятиеләренең берсе булуын раслыйсым
килә", - дип өстәде Алексей Песошин һәм коллективка җайга салынган эш өчен
рәхмәт белдерде.
Предприятиенең
Татарстан башкаласы тормышында аерым ролен Казан Мэры ассызыклады. "60 ел
эчендә "Казаноргсинтезның" искиткеч коллективы шәһәр һәм республика
тормышына алтын хәрефләр белән язылган. Сез яңа җитештерүләр ачасыз, яңа эш
урыннары булдырасыз, завод коллективына гына түгел, миллионлы Казанның иртәгәсе
көненә ышаныч бирәсез. Сезнең хезмәт җиңүләреннән тыш, "ТАИФ" һәм
"Казаноргсинтез" аеруча катнашкан социаль проектлары д аерым рәхмәт
сүзләренә лаек", - дип ассызыклады ул. Илсур Метшин заводка шәһәрнең
тулылык, иминлек, бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч символы буларак казан бүләк
итте.
Яңа мич блогында
технологик процесс тулысынча автоматлаштырылган. Монда операторлардан пиролиз
мичләренә дистанцион контроль һәм эш белән идарә итү җайга салынган, шулай ук
объектның сәнәгать иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка чаралар күрелгән.
"Пиролиза мичләре – Этилен заводының йөрәге. Яңа мич блогына этилен эшләп
чыгаруның яртысы диярлек туры киләчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул иң
югары техник һәм экологик стандартларга җавап бирә һәм зур икътисади
нәтиҗәлелеккә ия", - диде Альберт Шиһабетдинов. Ул "Оргсинтез"
тарихы дәвамында ярдәм иткән өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Тантанада үз
эшендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән заводлыларга "Татарстан Республикасының
Атказанган төзүчесе", "Татарстан Республикасының Атказанган
химигы" мактаулы исемнәре бирелде, "ТАИФ" КТ һәм
"Казаноргсинтез" ААҖ Мактау Грамотасын тапшырдылар. Тантаналы өлеш
ахырында тантанада катнашучылар яңа мичләрне эшләтеп җибәрү төймәсенә бастылар.
Яңа мичләрне төзү
2017 елның маеннан алып 2018 елның ноябренә кадәр уздырылды. Ун Иске мичнең
сигезе эксплуатациядән чыгарыла һәм сүтелә.