(Казан шәһәре
KZN.RU 22-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда трамвай депосында өч ел дәвам
иткән төзекләндерү эшләре тәмамланды. "Метроэлетротранс" МУП
хезмәткәрләре өчен тудырылган яңа шартларны Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде. Ул
яңартылган җиһазларны һәм төзекләндерелгән бүлмәләрне карады, шулай ук
транспорт предприятиесе хезмәткәрләре белән очрашты.
Капиталь
төзекләндерү барышында ремонт цехы яңартылган, анда бүгенге көндә 30-га якын
кеше хезмәт куя. "Метроэлектротранс" МУП директоры Әсфән Галәвов
шәһәр башлыгына яңа җиһазлар күрсәтте - аерым алганда, цех өчен күтәрелеш җайланмалары
сатып алынган. Сатып алынган җиһазларның бер өлеше цехка соңрак кайтачак, әмма
инде бүген үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшнең нәтиҗәлелеген берничә тапкыр
арттырырга мөмкинлек биргән. Төзекләндерү буенча депо директоры урынбасары Петр
Стухин сөйләгәнчә, бер генә трамвай да рейска алдан тикшермичә һәм, кирәк
булса, җитешсезлекләрне тиз арада бетермичә чыкмый. Төнлә, эш тәмамланганнан
соң, вагоннар бинага керү юлында урнаштырылган югыч аша депога керә, күзәтү
чокыры аша үтә. Кечкенә генә кисәтүләр булганда, аларны шунда ук бетерәләр яки
трамвайны ремонтка җибәрәләр.
Төзекләндерү цехы
янында токарь һәм фрезер эшләре, күчмә составның төеннәрен һәм агрегатларын
торгызу эшләре башкарыла торган участок, шулай ук күптән түгел генә ачылган
җитештерү белән идарә итү үзәге урнашкан. "Бер генә трамвай да, бер генә
ремонт та җитештерү үзәге хезмәткәрләре катнашыннан башка үткәрелми. Алар төзекләндерү цехына тәүлеклек наряд бирәләр
һәм аларның үтәлешен контрольдә тоталар", - дип билгеләп үтте предприятие
директоры һәм көн саен Казан юлларына 70-тән артык трамвай чыга, алар 6 маршрут
линиясенә хезмәт күрсәтә, дип өстәде. Шул ук вакытта хәрәкәт составы яңа
вагоннар белән тулылануын дәвам итә - быел гына да Казанда 20 яңа трамвай
барлыкка килде.
Төзекләндерү барышында
диспетчерлык бинасы да яңартылган. "Бүген линиягә чыгу ничек?" - дип
кызыксынды И.Метшин предприятиедә инде 17 елдан артык эшләүче диспетчер Лилия
Әбдуллинадан. "Бүген барысы да штат режимында, бернинди сораулар да
булмады", - дип җавап бирде диспетчер.
Депо белән
танышканнан соң шәһәр башлыгы административ бинада булды, биредә троллейбус
йөртүчеләренә бушлай белем бирелә иде. "Бу даими тәҗрибә, без алга таба
эшкә урнашу гарантиясе белән машина йөртүчеләрне укытабыз", - дип билгеләп
үтте А. Галәвов һәм депоның барлык биналарын төзекләндерү 3 елга якын дәвам
итте, дип өстәде. "Без трамвай депосын тулысынча үзгәртеп кордык. Шул
исәптән пар казаннарны алмаштырдык, моның аркасында хәзер барлык биналарда да
җылы", - диде А. Галәвов.
"Без хәзер
"Метроэлектротранс " җитәкчелеге төзегән шартларны карадык һәм, яхшы
мәгънәдә, бик гаҗәпләндек. Күчмә состав кына үзгәреп калмый, хезмәт шартлары да
үзгәрә – төзекләндерү базасы, "бытовкалар", гомуми кулланылыштагы
бүлмәләр яңартылган – болар барысы да директорның үз коллективы турында уйлавы
турында сөйли. Пассажирларны гына түгел, транспорт предприятиеләре
хезмәткәрләрен дә кайгырту мөһим", - дип ассызыклады И. Метшин.
"Метроэлектротранс"
МУП балансында бер трамвай, ике троллейбус деполары һәм бер метрополитен электродепосы
бар. Предприятиедә 2471 кеше, шул исәптән 495 трамвай һәм троллейбус йөртүче
эшли.
Депода шулай ук
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Транспорт комитеты рәисе
Айдар Габделхаков, Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар
катнашты.