(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче ноябрь). Архивлар – теләсә кайсы илнең стратегик ресурсы ул.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ленин ис. мәдәният-күңел
ачу комплексында республика архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган бәйрәм
концертында әйтте. Чарада Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, ТР
Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министр
урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, ТР Премьер-министр
урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт
Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнаштылар.
Тантана башланыр
алдыннан мәртәбәле кунаклар Татарстан Республикасы архив хезмәтенә 100 ел
тулуга багышланган күргәзмәне карап чыктылар. Анда республикада архив
хезмәтенең тарихын чагылдыра торган фотографияләр һәм документлар куелган иде.
“Вакытлар
бәйләнешен торгызып һәм халкыбыз мирасын саклап, архивчылар бик мөһим эш
башкаралар”, – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Ул билгеләп үткәнчә,
республикада архив тармагына зур игътибар бирелә. Өченче ел рәттән “2016 – 2020
елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасы гамәлгә
ашырыла. Архив саклагычлары бүлмәләрен ремонтлау эше алып барыла, архив
бүлекләренең матди-техник базасы ныгытыла. Бу тармакта мәгълүматлаштыру
өлкәсендә дә казанышлар бар.
“Архивларның күмәк
хәтер институты икәнлеген истә тотарга кирәк. Теләсә кайсы халык үткәнен
югалтып, киләчәгендә дә күп нәрсәләрне җуя. Ышанам, Татарстан архивчылары
киләчәктә дә үз миссияләрен лаеклы үтәрләр һәм документлардагы мирасыбызны
тиешенчә сакларлар. Сезнең тырыш хезмәтегез иң ихлас ихтирамга лаек”, - дип
белдерде ТР Президенты.
Азакта ул
республика бәйгеләрендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “Иң яхшы коммерцияле
булмаган архив оешмасы” бәйгесендә беренче урынны Татарстан Республикасы Урман
хуҗалыгы министрлыгы яулады, “Иң яхшы коммерцияле архив оешмасы” конкурсында – “Сетевая
компания” ААҖ, дип хәбәр ителә ТР Президенты порталында.
Федераль архив
агентлыгы башлыгы Татарстанның муниципаль архивларны төзекләндерү өлкәсендә
күрсәткечләрен югары бәяләде. “Бүген республика муниципаль архивларының 87
проценты тулысынча төзекләндерелгән һәм заманча стандартларга туры килә.
Россиядә бүтән мондый югары күрсәткечләр беркайда да юк. Республика
җитәкчелегенең архивларга карата мөнәсәбәтен белә торып, тиздән бу сан 100
процент булачагында шигем юк”, - дип белдерде Андрей Артизов.
Росархив
җитәкчесе соңгы елларда архив тармагы үсешенә 2 млрд сумнан артык акча
салынганын әйтте. “Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә
тармакка карата даими игътибарлары һәм республиканың милли байлыгын саклауга
керткән өлешләре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә”, – диде ул, чыгышын
йомгаклап.