(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь). Бүген Казан ратушасында "Татарстан Республикасының
ел юристы" премиясен һәм Габриэль Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик
премиясен тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры
Илсур Метшин, Россия Юристлар ассоциациясе рәистәшләре Сергей Степашин һәм
Павел Крашенников, "Россия Юристлар ассоциациясенең" Татарстан төбәк
бүлеге рәисе Илдар Халиков катнаштылар.
Юрист һөнәре
бөтен дөньяда иң ихтирамга лаеклы һәм җәмгыятьтә кирәкле дип санала, диде
Рөстәм Миңнеханов. "Бүген хокукый ярдәм кирәк булмаган тормыш өлкәсе
юктыр. Гаять көчле сәнәгате һәм икътисады, инвестицияләрне җәлеп итү сәләте
югары булган Татарстан Республикасында юриспруденция өлкәсендәге белгечләргә
ихтыяҗ аеруча зур", - диде ТР Президенты. Ул ассызыклаганча, һөнәрнең
абруен күтәрүдә эш хакы да, профессиональ берлектә казанышларны тану да зур
роль уйный. Россия Юристлар ассоциациясе ел саен иң югары "Ел юристы"
премиясен һәм башка абруйлы премияләр тапшыра. "Шуларның берсе Казанда
тапшырылуы бик шатлыклы. Бу Габриэль Шершеневич исемендәге премия. Ул - бөек
рус цивилисты, гражданнар хокукы үсешенә зур өлеш керткән Казан һәм Мәскәү
университетлары профессоры. Тантана икенче кат уздырыла һәм яхшы традициягә
әйләнә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Юристлар
ассоциациясе инде 13 ел дәвамында юридик ярдәм күрсәтүдә, юридик белем
дәрәҗәсен үстерү һәм гражданнарның хокукый белемен эстәүдә уңшылы эш алып бара,
дип ассызыклады ТР Президенты. "Ышанам, Россия Президенты Владимир
Владимирович Путин күрсәткән ышанчыны сез аклыйсыз, ул Ассоциациядә беренче
әгъза булган".
Рөстәм Миңнеханов
билгеләгәнчә, Россия Юристлар ассоциациясе абруен РФ Хөкүмәте акты нигезендә
АКШ судларында Россия гражданнары хокукларын яклаулары раслый. "Ассоциация
казанышлары - аның региональ бүлекчәләре эше нәтиҗәсе дә ул. Узган елда
Татарстан бүлеге рәисе итеп Илдар Шәфкать улы Халиков сайланды. Бу оешмага яңа
этәргеч бирде. Сезгә булган казанышларда туктап калмыйча, эшчәнлегегездә яңа
юнәлешләрне эзләргә һәм гамәлгә кертергә телим", - диде ТР Президенты һәм
дәүләт бүләкләре тапшырды.
Шулай ук Рөстәм
Миңнеханов Габриэль Шершеневич исемендәге премияне юридик фәннәр докторы, РФ
Югары Арбитраж суды рәисенең отставкадагы урынбасары Василий Витрянский һәм РФ
Хөкүмәте каршындагы Закончылык һәм чагыштырмача хокук белеме институты
директоры Талия Хәбриевага тапшырды.