(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген Казанда экорайон концепциясен һәм
мастер-планын эшләү буенча халыкара ачык бәйге тәмамланды. Казан Ратушасында
үткән матбугат конференциясендә бәйгедә җиңгән Knight Frank лидерлыгы астында
эшләүче Россия-француз-Британия консорциумы (Россия, Бөек Британия) вәкилләре
сөйләгәнчә, үзләренең проектлары концепциясендә алар урманны сакларга,
территория ландшафтын исәпкә алырга, төрле форматта торак тәкъдим итәргә
тырышканнар һәм җәмәгать транспортын үстерүгә этәргеч биргәннәр. Проектлаучылар
фикеренчә, проект бәяләнгән 29 млрд сум 10 елда үз-үзен аклаячак.
Иртәгәге көн
Казанын проектлаштыруга яңа караш
Халыкара бәйге
Россия өчен гадәти булмаган проектларны күрергә мөмкинлек бирде, дип белдерде жюри
әгъзасы, Казан Мэры Илсур Метшин.
“Тәэсирләрем арта
барды. Бәйгегә 120-дән артык гариза бирелде, өлкәнең иң яхшы уенчылары финалга
чыгу өчен көрәштеләр, - диде шәһәр башлыгы. – Бу безне баетты. Без проектлаштыруда
яңа, Россия өчен гадәти булмаган карашларны күрдек. Без һәрвакыт ниндидер
каршылыклар белән очрашабыз. Яхшырак булсын өчен тырышабыз, ләкин җир җитми,
башка ресурслар юк. Биредә барысы да бар – җир дә, масштаб та, иртәгәге көн
экорайонын күрү теләге дә. Бу яңа төрле яшәү рәвеше, проектлаштыруга һәм
төзелешкә яңа караш. Иртәгә Казанның нинди буласын күрдек. Миндә, Мэр буларак,
шул дәрәҗәгә җитүебез шатлык һәм горурлык хисе уята”. Шәһәр башлыгы бәйгедә
карнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Бәйгене ТР Президенты
ярдәмчесе, Республика булышлык итү фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов архитектура
бәйрәме дип атады.
Казанда беренче
экорайон Киров районында 759 га мәйданлы элеккеге артиллерия базасы урынында төзеләчәк.
Айрат Нуретдинов билгеләп үткәнчә, булачак экорайон территориясе катлаулы.
“Өметләребез аклануы шатландыра, барлык эшләр дә лаеклы һәм төрле карашларны
чагылдыра. Өч төп юнәлеш – архитектура, икътисад һәм экология – арасында баланс
табу җиңел эш түгел”, - диде Айрат Нуретдинов.
Урманда шәхси
торак, калдыкларны эшкәртү һәм атта йөрү үзәге
“Без кешеләрнең
табигать белән генә түгел, бер-берсе белән дә гармониядә яши торган урын
булдырырга, аларның аралашуын һәм районның тере булуын теләдек”, - диделәр “Экополис.
Ике урман” проекты белән җиңгән консорциум вәкилләре проектлары турында.
Территориягә
сакчыл карашны инфраструктураны булган юл челтәрен исәпкә алып эшләү чагылдыра.
Шул ук вакытта проект җәмәгать транспортын үстерүне күз уңында тота: тимер юл
һәм автобуслар, трамвай маршруты һәм Казан тимер юл боҗрасы.
Торакка килгәндә,
ул төрле булачак. Аның күп өлешен төп магистральләр буенда урнашачак фатирлар
алып торачак, өчтән бер өлешен – шәхси йортлар, тагын бер өлешен – таунхауслар.
Торак өчен 450 мең кв.м урын алына.
“Трасса буенда –
торак тыгыз урнашачак, урманга киткән саен, аны сакларга тырышабыз, биредә
шәхси йортлар булачак”, - дип аңлатты Knight Frank компаниясенең маркетинг һәм аналитика
департаменты җитәкчесе Ольга Широкова.
Проектта торакны
арендага алуга зур урын бирелгән. Департамент җитәкчесе фикеренчә, бу
экорайонда яшәүчеләр санын беренче көннәрдән үк арттырачак, чөнки яшьләрнең
күбесе фатир сатып ала алмый, ә арендалап торырга әзер.
Мастер-планда социаль
инфраструктура да эшләнелгән. Экорайонда мәктәпләр, сырхауханә, мунча
комплексы, балалар бакчалары, иҗтимагый үзәк, атта йөрү үзәге, җәмәгать
киңлекләре булачак.
Зур игътибар
экологиягә, аерым алганда биологик калдыкларны эшкәртүгә биреләчәк.
“Җир кишәрлегенең
катлаулылыгын, аның үзенчәлекләрен исәпкә алып, без алдынгы карашлар һәм
кешеләр уңайлылыгы арасында алтын уртаны табарга тырыштык. Нәкъ менә бу безгә
җиңәргә ярдәм иткәндер”, - диде Ольга Широкова.
Бер квадрат метр
өчен 85 мең сум һәм проектның 10 елдан үзен-үзе аклавы
Проект кысаларында
гомуми чыгымнар суммасы 29 млрд сум белән бәяләнә. “Бу проектның барлык
этапларын да гамәлгә ашыру өчен чыгымнар күләме”, - дип аңлатты Knight Frank
компаниясенең маркетинг һәм аналитика департаменты җитәкчесе Ольга Широкова. Аның
сүзләре буенча, проект үзен 10 елдан аклаячак.
Фатирның бер
квадрат метры 85 мең сум торачак. Шәхси торак йортларга килгәндә, архитекторлар
әзер продукт сатарга киңәш итә. Әлеге этапта торакның бер квадрат метрының
бәясе – 65 мең сум.
Айрат Нуретдинов
аңлатканча, экорайон мәйданы зур, шуңа күрә торак бәясе дә төрле булачак.
Искәртергә кирәк,
бәйгедә җиңгән консорциум XTU Аркитектс (Франция), OXO Аркитектс (Франция),
John Thompson & Partners/JTP (Бөек Британия), Архитектура десанты (Россия, Татарстан
Республикасы), Terra Scape (Бельгия) компанияләрен берләштерә.
Төзелештә Россия
һәм чит ил девелоперлары да катнаша ала
Республика
булышлык итү фонды советы рәисе сүзләренчә, бәйгенең төп бурычларының берсе
булып матур гына түгел, инвестицион яктан уңайлы проектка ия булу. “Проектны алга
таба эшләп бетерәчәкбез, чөнки билгеле бер төрле төзәтмәләр бар”, - диде А.Нуретдинов.
Экорайон үсеше концепциясен
һәм мастер-планын эшләү – беренче адым гына. Киләсе адым – Татарстан Президенты
карары белән төзелеш өчен ачык халыкара бәйге. Бәйгенең шартларын эшләүдә, Казан
Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Республика булышлык итү фонды катнашачак. “Без
үзләренең төпле булуларын дәлилли алган компанияне чакырып, аңа әлеге проектны
гамәлгә ашыру хокукын бирәчәкбез, - диде Илсур Метшин. – Безнең өчен бу мөһим.
Татарстан башкаласының төзелеш өлкәсе өчен бу беренче масштаблы чара булып тора”.