(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген Казан Ратушасында Казанда экорайон
концепциясен һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара ачык бәйгедә җиңүче исеме
билгеле булды. Knight Frank лидерлыгы астында “Экополис. Ике урман” проектын эшләүче
Россия-француз-Британия консорциумы (Россия, Бөек Британия) җиңүче дип табылды.
Консорциум составына XTU Аркитектс (Франция), OXO Аркитектс (Франция), John
Thompson & Partners/JTP (Бөек Британия), “Архитектура десанты” (Россия, Татарстан
Республикасы), Terra Scape (Бельгия) керә. Җиңүчеләргә дипломнарны Казан Мэры
Илсур Метшин тапшырды.
Икенче урында
ASADOV and partners (Россия) архитектура бюросы лидерлыгы астында эшләүче
Россия-Британия консорциумы тора. аның составына Prospecta (Россия), HPBS
(Россия), Bioregional Consulting Limited (Бөек Британия), ЛДА Дизайн консалтинг
лимитед (Бөек Британия), КПМГ Лимитед (Россия) керә.
Өченче урынны
жюри Россия-Нидерланд консорциумына бирде. Buromoscow (Россия) лидерлыгы
астында NL Architects (Голландия), OKRA Landscape Architects (Голландия)
эшлиләр.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, бәйгедә өлкәнең иң яхшы уйнаучылары катнашты. “Проектлаштыруда
Россия өчен гадәти булмаган карашлар күрдек, - диде Мэр. – Иртәгәге көн Казаны
нинди буласын күрдек”. Илсур Метшин бәйгедә катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына
рәхмәтен белдерде.
ТР Президенты
ярдәмчесе, Республика булышлык итү фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов билгеләп
үткәнчә, булачак экорайон территориясе катлаулы. “Өметләребез аклануы
шатландыра, барлык эшләр дә лаеклы һәм төрле карашларны чагылдыра”, - диде Айрат
Нуретдинов.
Казанда беренче экорайон
казанның Киров районында 759 га мәйданлы элеккеге артиллерия базасы урынында
төзеләчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, 2017 елда ТР Җир һәм
Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге җир кишәрлеген Республика булышлык итү
фондына тапшырды. Экорайон концепциясе июньдә ТР Министрлар кабинеты тарафыннан
хупланды.