(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда, “Мәскәү” мәдәният
үзәгендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк
бүлегенең Казан җирле бүлегенең XXIX конференциясе үтте. Бүлек секретаре, Казан
Мэры Илсур Метшин рәислегендә үткән конференция эшендә “Бердәм Россия” партиясе
федераль советының президиумы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары, ТР
Дәүсоветы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүсоветы һәм шәһәр Думасы депутатлары,
партия тарафдарларының җирле советы вәкилләре катнашты. 260 депутатның 233-е
утырышта бар иде, карар кабул итү өчен кворум җыелды.
Чара “Бердәм
Россиянең” Татарстан төбәк бүлеге конференциясе һәм партиянең чираттагы
Бөтенроссия съезды алдыннан узды. Катнашучылар 2018 елга нәтиҗәләр чыгардылар
һәм киләсе елга бурычлар куйдылар.
Илсур Метшин
Казан җирле бүлеге казанышлары турында сөйләде һәм игътибар юнәлтергә кирәкле
юнәлешләрне билгеләп үтте. “Әйтергә кирәк, партия оешмасының эшчәнлегенең
нәтиҗәлелеге бу елды сизелерлек артты. Без партия эшчәнлегенә, программаларны,
проектларны һәм Казанда яшәүчеләр тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру өстендә эшләдек”.
– диде ул.
Партиянең җирле
бүлеге эше елдан-ел югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бүген “Бердәм Россиянең” җирле
бүлегендә 22,5 меңнән артык згъза исәпләнә. Җирле бүлекнең эшен партиянең төбәк
башкарма комитеты да югары бәяли. Шулай да И.Метшин хезмәттәшләрен көн
кадагындагы сорауларны хәл итүдән качмаска чакырды. “Үзебез алдыбызда гадел
булыйк, эшлисе эшләр күп әле”, - диде ул.
Шундый
проблемаларның берсе ТКХ өлкәсендә җитлекте. “Халык белән эшләүнең яңа
дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Хезмәтләр күрсәтү сыйфаты һәм түләүләрнең ачык
булмавы даими рәвештә контрольдә торырга тиеш”. – диде ул чыгышында.
Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, “яхшы башлангычларның формаль булып калмавы өчен” партиянең даими контроле
кирәк. “Даими рәвештә бар нәрсәне анализларга кирәк: нәрсә килеп чыга, нәрсә
килеп чыкмый, нәрсә эшләргә кирәк”, - диде партиянең Казан җирле бүлеге сәркәтибе.
Киләсе елда
Татарстанны республика парламентының яңа составын сайлау көтә. И.Метшин
ассызыклаганча, әлеге вакыйга партия өчен, хакимият өчен “өлгергәнлеккә сынау”
булачак. И.Метшин сайлаучылар белән тагын да активрак эшләргә кирәклеген
билгеләп үтте.
Эшчәнлек өчен
ориентир булып ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына
юлламасында куелган бурычлар тора, дип билгеләп үтте сәркәтип.
Әлеге бурычларны
гамәлгә ашыру кысаларында Казанда шәһәрлеләр тормышы сыйфатын арттыру өчен күп
кенә программалар булдырыла. Аларның барысының нигезендә “Минем Казаным” сайлау
алды компаниясе һәм аның 12 өстенлекле юнәлеше ята. Төп максат – Татарстан башкаласын
алга киткән икътисадлы һәм социаль өлкәле шәһәр, анда яшәүне сыйфатлы һәм
уңайлы итү, диде Мэр.
“Казан бүген
сәламәтлек һәм игелек территориясе булып килә, биредә яшисе, укыйсы, эшлисе
килә!”, - диде И.Метшин. Моның өчен партия 10 федераль партия программасы һәм проекты, шулай ук 21
җирле партия проекты гамәлгә ашырыла.
Казанда төзекләндерү
проектлары буенча актив гражданнар белән фикер алышу тәҗрибәсен кулланыла.
И.Метшин үзенең
чыгышында юл инфраструктурасы үсешен дә читләеп узмады. Биредәге казанышлар –
яңа метро станциясе, Европа дәрәҗәсенә якынлашучы җәмәгать транспорты.
Шәһәрлеләр тормышының
сыйфатына кечкенәләрнең балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән тәэмин ителеше дә
йогынты ясый. “Соңгы биш елда гына 56 балалар бакчасы төзелде. 34 балалар
бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Бүген мәктәпкәчә белем бирү
учреждениеләре белән 70 меңнән артык бала тәэмин ителгән, бу балаларның 71%. Быел
шәһәрдә 3 мәктәп төзелде. Республиканың мәктәпләрне капиталь төзекләндерү
программасы буенча 2012 елдан 30 ел элек төзелгән 137мәктәп “икенче тормыш”
алды – бу 141 бина”, - диде И.Метшин.
Илсур Метшин
узган футбол буенча ДЧ әһәмиятен дә билгеләп үтте. “Чемпионат вакытында Казанда
36 илдән 300 мең турист булды. “Казан Арена” стадионы һәм башкалабыз күп кенә
күрсәткечләр буенча иң яхшыларының берсе булып табылдылар. Быел Казан күп
тапкырлар төрле рейтинглар башында торды. Ноябрьдә Казанга 3 миллионынчы турист
киләчәк”, - диде И.Метшин. 2025 елга тагын зуррак максат – 5 млн турист кабул
итү – куелган.
Киләчәккә планнарда:
WorldSkills дөнья беренчелеген уздыру, квалификацияле кадрлар әзерләү, яшьләр
белән эшләү һ.б. “Яңаруның бөтен мәгънәсе партиянең кешеләргә якынрак булуында,
гражданнарның проблемаларының нәтиҗәле хәл ителүендә, яшәүне уңайлырак,
сыйфатлырак итүдә. Без үзгәрәчәкбез. Партиянең кеше мәнфәгатьләрен кайгыртудан
башка мөһимрәк бурычлары һәм шәхси эшләре юк”, - дип тәмамлады И.Метшин.
“Бердәм Россиянең”
Казан бүлеге сәркәтибе чыгышының тезислары актуаль булуны Татарстан төҗәк
бүлеге сәкркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин да раслады. “казан һәм аныд партия оешмасы –
республикада үзенчәлекле урын алып тора, чөнки башкала оешмасына калганнары
карый”, - диде ул.
Конференция барышында
партиянең беренчел буыннары эшчәнлеге буенча чыгышлар булды һәм җирле бүлек
үсеше буенча тәкъдимнәр бирелде.