(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче ноябрь). Казан университетының 215 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү,
шулай ук ел нәтиҗәләре һәм КФУ юридик факультететының үсеш перспективалары
буенча бүген факультетның Попечительлек советы утырышында фикер алыштылар. Утырышны
совет рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләде.
Төп нотык белән факультет
деканы Лилия Бакулина чыгыш ясады. Ул ел дәвамында факультет казанышлары, шулай
ук 201-2020 елларга перспективалар һәм проектлар турында хәбәр итте. Юрфак тормышында
мөһим вакыйга булып аның ике юнәлештә белгечлекләр ачу торды – милли куркынычсызлыкны
хокукый яклау һәм мәхкәмә прокурор эшчәнлеге.
Лилия Бакулина
билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә юридик факультет студентлары халыкара
бәйгеләрдә җиңәләр. Моннан кала, факультет дөньяның иң яхшы югары уку йортлары
белән тыгыз элемтәдә тора. Илсур Метшин факультетның педагогик составы эшен
югары бәяләде, алга таба да бу югары дәрәҗә сакланып калыр, дигән өмет
белдерде. Шулай ук партнер уку йортлары санын арттыру тәкъдимен кертте. “Тугандаш
элемтәләр географиясен арттырырга кирәк. Студентлар һәм укытучылар белән
алмашулар санын арттырырга”, - диде ул.
Факультет планнары
турында сөйләгәндә, Л.Бакулина билгеләп үткәнчә, юрфак Татарстан цифрлаштыру программасында
актив катнашырга әзер.
Утырышта шулай ук
Казан федераль университетының 215 еллык юбилеен билгеләп үтү мәсьәләсе дә
күтәрелде. Әлеге датаны уку йорты киләсе елда каршы ала.
КФУ юридик факультеты
деканы урынбасары Дамир Валиев әлеге истәлекле дата уңаеннан юрфак укытучылары
турында библиографик белешмәлек әзерләргә тәкъдим итте.
Илсур Метшин
әлеге фикерне хуплады.
Азакта Казан Мэры
Попечительлек советына “Татэнерго” АҖ директорлар советы рәисе Илдар Халиковны
кертергә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, юрфак чыгаралыш студентларының
мөмкинлекләре искитмәле. “Актив эшләгез, безнең факультет барлык яктан да
көчлерәк, егәрлерәк һәм яхшырак булырга тиеш”, - дип тәмамлады И.Метшин.