Шәһәр Мэры “Бәләкәч” республика программасы буенча төзелгән өченче балалар бакчасын ачуда катнашты.
(KZN.RU, 1-нче ноябрь). Бүген Казанда “Бәләкәч” республика программасы буенча төзелгән өченче балалар бакчасы ачылды. Азино-1 микрорайонындагы 120 урынга исәпләнгән “Непоседы” балалар бакчасын ачуда Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Болытлы көн булуга карамастан, балалар бакчасында балачак, мәхәббәт һәм җылылык атмосферасы хөкем сөрә. Монда барысы да алсу, зәңгәрсу һәм шәфталу төсләрендә башкарылган. Шәһәр башлыгы билгеләгәнчә, төзүчеләр үз эшләрен сыйфатлы гына эшләп калмыйча, проектны чын күңеленнән башкарганнар.
Бәйрәмгә балалар музыкаль номерлар әзерләгән. Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, бүгенге бәйрәм моңа кадәр булмаган “Бәләкәч” республика программасы аркасында тормышка ашырылды.
Казанда гына ел ахырына кадәр 23 балалар бакчасы эшли башлаячак, шуларның 11-е Азино-1 микрорайонында урнашкан. “Балаларыбыз, аларның әти-әниләре, әби-бабаларының куанычлы йөзләре – иң зур бүләк”, - дип билгеләде И.Метшин төзүчеләргә сыйфатлы, вакытында башкарылган эш, ә балалар бакчасы коллективына төзү эшләре барышында күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткергәндә.
Шуны әйтергә кирәк, балалар бакчасының генераль подрядчысы булып “КазаньЦентрСтрой”, субподрядчысы – “Фартекс”, проектны әзерләүче буларак “Татинвестгражданпроект” ДУП катнашты. Объектның бәясе 68 млн 200 мең сумга чыккан.
Балалар бакчасының беренче балаларын кабул итү хөрмәтенә, Мэр мөдиргә - музыкаль үзәк, ә бала-чагага һәм аларның әти-әниләренә зур бәйрәм торты бүләк итте. “Иң мөһиме – балаларыбыз сәламәт булулары һәм уңышлары белән сөендереп торсын”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы “Бәләкәч” программасының өч юнәлеш буенча тормышка ашырылуына хакында искә төшерде: яңа балалар бакчасы төзү, искеләрен төзекләндерү һәм гамәлдәге балалар бакчасында өстәмә төркемнәр булдыру. “Шулай итеп, Казанда балалар бакчасына 5 меңләп урын барлыкка килә. Безнең өчен бу зур проблемаларның берсе – мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын җитмәүне хәл итү юлы. Барлык балалар бакчалары вакытында ачылачак”, - дип нәтиҗә ясады ул.
120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы өч катлы, гомуми мәйданы 2369, 93 кв.м булган бинада урнашкан. Мәктәпкәчә учреждениедә сабыйларның интеллектуаль һәм шәхси үсеше, сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту өчен барлык шартлар тудырылган.
Балалар бакчасы мөдире хәбәр иткәнчә, белем бирү барышы нигезе итеп Мария Монтессори дидактика системасы кабул ителгән. Дидактик материал агачтан эшләнгән һәм Казанга Голландиядән китерелгән. Балалар бакчасында театральюнәлештәге төркемнәр була.
Гүзәл Миргалимова сүзләренә караганда, балалар бакчасында шулай ук аллергия булган балалар өчен төркемнәр булачак. Ул исә тоз, чуер ташлы, массаж ясый торган юллар, медицина җиһазлары, һаваны чистарту һәм хәтта Чижевский люстрасы белән җиһазландырылган.
Балалар бакчасында йокы, спорт һәм музыка заллары, логопедия, татар теле кабинеты, сенсор белем бирү бүлмәсе, медицина блогы, пищеблок, кер юу бүлмәсе, ризык саклау һәм кладовая булган 6 төркем бүлмәсе бар.
Исегезгә төшерәбез, бу атнада куллануга 7 балалар бакчасы тапшырыла, шуларның 4-се өр-яңадан төзелгән, 3-се капиталь ремонтланган. Алар бәйрәмнәрдән соң ачыла.