Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин Корбан гаете уңаеннан Казан мөселманнарына мөрәҗәгать итте
“Хөрмәтле казанлылар! Ихлас йөрәктән барлык мөселманнарны изге Гаид әл-Әдхә – Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Кешеләргә карата ихтирамны, рухи пакьлеккә ирешүне һәм гөнаһлардан арынуны гәүдәләндергән әлеге олуг бәйрәм Ислам дөньясында зур хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бу көндә мөселманнар, шатлык хисләре кичереп, бергә җыйнала. Шунысы куанычлы: якын кешеңә ярдәм кулы сузу, игелек һәм гаделлек кебек идеяләр шәһәребез халкы һәм башкалабыз кунаклары йөрәгендә, аларның кайсы диндә булуларына карамастан, киң чагылыш таба.
Меңьеллык башкалабыз үзенең дустанә мөнәсәбәте һәм иҗади мохите, төрле конфессия һәм милләт вәкилләренең үзара ярдәмләшеп яшәүләре белән һәрвакыт аерылып торды. Дөньяда диннәр һәм милләтләр арасында киеренкелек үскән шартларда Казанның әлеге өлкәдәге тәҗрибәсе елдан-ел күбрәк кызыксыну уята икән - бу игътибарга лаек.
Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Корбан гаете мөбарәк булсын!” – диелә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин тәбрикнамәсендә.