Илсур Метшин Казанның профсоюз вәкилләре белән очрашты
(KZN.RU, 4-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин профсоюзның шәһәр вәкилләре белән очрашты бүген. Очрашу шәһәр Ратушасының бинасында узды.
2010-2011 елларда муниципаль хакимият һәм профсоюзларның үзара эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, алар фикеренчә иң кискен торган сораулар буенча фикер алышты. Торак-коммуналь хуҗалык, халыкны торак белән тәэмин итү, эш хакын арттыру, шәһәр транспорты эшен оештыру һ.б. өлкәдә үзгәрешләр кертү тәкъдимнәре килеп иреште. Профсоюз вәкилләреннән яңгыраган искәрмәләргә Башкарма комитетың структур бүлекчәләре җитәкчеләре нигезле рәвештә җавап бирде.
“Без тылсымчылар түгел һәм еллар буенча җыелып килгән проблемаларны бер мизгелдә хәл итә алмыйбыз. Реалистлар булырга кирәк. Әкренләп алга барабыз, үсәбез. Халыкны иң нык борчыган проблемаларны исәпкә алырга кирәк. Шуның өчен без сезнең белән очрашабыз”, - дип очрашуга нәтиҗә ясады Илсур Метшин.