Ачык һавадагы мәйднчык бүген беренче велосипедчылар, роллр һәм скейтбордистларны кабул итте.
(KZN.RU, 5-нче ноябрь). Бүген Казанда Җиңү паркы артында,“Ватан” спорт комплексы янындагы мәйданчыкта беренче профессиональ скейт-парк ачылды. Ачык һавадагы әлеге уникальспорт бинасын ачу тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында скейт-парк булдыру инициативасы белән Казан Мэриясенә “Экстрим-фактор” клубы вәкилләре мөрәҗәгать итте. Тәкъдим “Made in Kazan” проектын тормышка ашыру барышында килеп иреште. Шәһәр хакимияте әлеге идеяне хуплады һәм тормышка ашырды.
Суык көнгә карамастан, мәйданчыкта шактый спортчы җыелган иде. Аларның сүзләренә караганда, әлеге спорт мәйданчыгында бөтен Идел буенда иң яхшы җиһазлар бар һәм осталыкны үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. “Ватаныбыз чикләрендә мондый спорт мәйданчыкларын шактый күрдек. Әлеге проектны Татарстан башкаласында да тормышка ашыра алуыбызга шатмын”, - диде Илсур Метшин.
“Универсиада башкаласы һәм спорт башкаласы буларак Казан хоккей, футбол, баскетбол һәм волейбол спорт төрләрендә югары күрсәткечләр күрсәтеп тора. Әмма әлеге спорт төрләреннән тагын башка, традицион булмаганнары да бар. Күрәбез ки, яшьләрнең шактые әлеге спорт төрләрен дә тарата, шул нисбәттән без скейт-парк булдыру идеясен хупладык”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Яңа скейт-парк вазифаларының берсе – экстремаль спорт төрен яратучыларның үсеп килгән хәрәкәтенә ярдәм күрсәтү. Яңа комплекс бөтен шәһәрдән яшьләрне үзенә җәлеп итә торган үзәк булып торачак, биредә алар велосипед, скейт һәм роликлар белән эш итүдә осталыкларын күрсәтә алачак.
Скейт-парк BMX велосипедларында, роликларда һәм скейтборда йөрү өчен билгеләнгән 14 фигурадан гыйбарәт. Комплекста шөгыльләнү түләсез. Парк җиһазлары Россиянең әйдәп баручы җитештерүче “Skpark” (Мәскәү) компаниясе тарафыннан башкарылган. Скейт-паркның барлыкка килүе – яшьләр тормышында зур вакыйга: моңа кадәр шәһәрдә аннан-моннан кул астындагы материаллардан ясалган мәйданчыклар гына бар иде.
Шуны әйтергә кирәк, әлеге скейт-парк бүгенге көн актив яшьләрне җәлеп итә торган бердәнбер үзәк булып калмаячак. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Универсиадага кадәр шәһәрнең төрле районнарында кимендә мондый тагын 3 парк барлыкка киләчәк. “Яшьләр арасындагы әлеге спорт төрләренең алга китеше өчен барлык шартлар тудырачакбыз. Әгәр ролик, скейт-борд һәм велосипедларда шөгыльләнүче яшьләр бар икән – без аларга ярдәм итәргә әзер”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Белешмә өчен: “Экстрим-фактор” клубы 2004 елның июнь аенда яшьләрдән инициатив төркем ярдәме белән барлыкка килгән. Бу вакыт эчендә төрле масштабта 100-дән артык, шул исәптән Казанда брейк-данс ачык халыкара чемпионаты, “SnowCup Kazan”, Россиянең велотриал чемпионатының ачык этабы. Ел саен “Лысая покрышка”, “Multy Trash OPEN” ярышлары үткәрелеп килә. Клуб исәпләренә караганда, бүгенге көнне Казанда экстремаль спорт төрләре белән мавыккан 1 меңнән ким булмаган яшьләр бар.