Казан Мэры шәһәрнең үзәк, аеруча җәяүлеләр өлешен тиешле хәлдә булуына аерым игътибар бирү кирәклеген билгеләде.
(KZN.RU, 7-нче ноябрь). Казанның Бауман һәм Петербург урамнарындагы чисталык һәм тәртипкә аеруча игътибар бирү сорала. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе” барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Шуны әйтергә кирәк, Татарстан башкаласының әлеге өлешендә җәйдән бирле төзекләндерү-ремонт эшләре бара. Киңәшмәдә шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, бүген Бауман урамында брусчатка җәю эше тәмамланды (3,5 мең квадрат метр брусчатка салынган). Бауман урамындагы барлык фонтаннар ябылган. Шулай ук Казан Арбатында яңгыр канализациясе тулысынча чистартылган һәм төзекләндерелгән. “Яңгыр канализациясе 11 еллап каралмаган. Яңгыр явып киткәннән соң чистартылган яңгыр канализацияләренең ни рәвешле эшләве тикшерелде – су китә”, - диде А.Лобов.
Киңәшмәдә билгеле булганча, якынлаша торган көз-кыш сезонында Бауман урамында карны чистарту өчен быел ком-тоз кушылмасы түгел, ә яңа реагент кулланылачак. Бу исә яңгыр канализацияләрен чисталыкта сакларга ярдәм итәчәк. Шәһәрнең үзәк өлешендә реагентларны тарату өчен махсус тиз хәрәкәтләнә торган ике машина бар.
Моннан тыш, Андрей Лобов сүзләренә караганда, Петербург урамындагы яңгыр канализациясе әзер. “Хәзерге вакытта рәшәткәләрнең кайтарылуын көтәбез, шуннан соң алар урнаштырылачак”, - дип белдерде район башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, Университет урамы буенча асфальт өлешен яңарту эшләре ахырына якынлаша. Эшләрне тәмамлау вакыты – 15 ноябрь.
Федор Шаляпин һәйкәлен торгызу эше дәвам итә. KZN.RUалдан хәбәр иткәнчә, һәйкәл үзе яхшы хәлдә, әмма аның нигезен ясау өчен баштан ук бик үк сыйфатлы булмаган материал кулланылган, ишелүенең сәбәбе дә шул. “Объектта эшләр дәвам итәчәк”, - дип ышандырды А.Лобов.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Бауман урамында йортлар арасында барлык кабель каналларының һәм тимерчыбыклар линияләренең киселүе хакында белдерде. “3 электр кабеле калды, якын арада алар да канализациягә күчереләчәк”, - дип хәбәр итте Андрей Лобов.
А.Лобов шәһәрнең әлеге өлеше өчен хас проблемаларны яңгыратты. Шуларның берсе – җәяүлеләр урамына машиналар керүе. “Без урамны ябабыз, әмма машиналарның хуҗалары даими рәвештә багана һәм чылбырны өзәләр. Урамны капиталь рәвештә яба алмыйбыз, чөнки янгын сүндерү машиналары өчен керү мөмкинлеге булдырырга тиешбез”, - диде район башлыгы. Бауман урамының тагын бер бәласы – рөхсәт ителмәгә сәүдә һәм спорт клубы җанатарларының диварларда калдырылган язмалары.
Казан Мэры шәһәрнең үзәк, аеруча җәяүлеләр өлешен тиешле хәлдә булуына аерым игътибар бирү кирәклеген билгеләде. Аерым алганда, җәмәгать тәртибен саклауга күбрәк полиция патрулен җәлеп итәргә. “Спорт матчлары Казанда алга таба да узачак. Без һәр матчтан соң диварларны буяп, тәрәзәләр куярга тиеш булабызмы? – әлеге нигезле сорау Илсур Метшин белән район башлыкларына мөрәҗәгать итте. Башка объектлардан патрульләрне азат итегез. Әмма шәһәрнең үзәк өлешендә тәртип булырга тиеш”.
Шәһәр хакимияте полицияне рөхсәт ителмәгән сәүдә белән көрәшкә дә җәлеп итәргә ниятли. “Мондый төр сату – узган гасыр, шуның белән бергә ул шәһәр үзәгендә аренда, счетлар һәм башкалар өчен түләп барган рәсми бизнесны үтерә”, - диде И.Метшин.