(KZN.RU, 7-нче ноябрь). Милек формасына карамастан,Универсиаданың барлык объектлары Казан халкы өчен ачык булырга тиеш. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе” барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Киңәшмә барышында физик культура һәм спорт комитеты рәисенең урынбасары Рамил Хафизов белдергәнчә, югары уку йортлары милкенә тапшырылган кайбер Универсиада объектларына барып керү гади казанлылар өчен авыррак мәсьәлә. Шәһәр башлыгы, үз чиратында, объектларның кайберләре буенча чынлап та сораулар барлыгын билгеләде. “Әмма алар спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә берничек тә кагылырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы Универсиада объектларының һәркем йөри алырлык һәм ачык булу карары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгәнлеген искә төшерде.
Универсиада объектларына һәркем йөри алырлык булуы хакында даими рәвештә Казан Мэры Илсур Метшин да сөйли. Аерым алганда, көзге каникуллар алдыннан “дүшәмбе киңәшмәсе”дә шәһәр башлыгы “каникул вакытында Универсиаданың барлык спорт объектлары мәктәп балалары өчен ачык булуы”н тикшереп торуны йөкләде. “Кайбер югары уку йортлары, инструкция һәм башка документларга сылтама биреп, Президентның Универсиада объектларына һәркем йөри алырлык булырга тиешлеге хакындагы йөкләмәсен үтәмиләр”, - дип белдерде ул вакытта шәһәр башлыгы.
Р.Хафизов мәгълүматларына караганда, октябрьаенда Универсиаданың спорт объектларында 24,5 мең казанлы булып кайткан. Шуларның 8,3 меңе Балалар һәм яшьләрнең спорт мәктәпләре укучылары, 4 меңнән артык мәктәп укучысы һәм 11 мең казанлы.