Яңа балалар бакчасын Илдар Халиков һәм Илсур Метшин ачты.
(KZN.RU, 9-нчы ноябрь). “Бәләкәч” республика программасы буенча төзелгән һәм 120 урынга исәпләнгән дүртенче балалар бакчасы бүген Казан шәһәре Яңа Савин районында ачылды. Нәниләрне һәм аларның әти-әниләрен оазк көтелгән вакыйга белән котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов килде.
“Башкалабыз, сабыйларыбызның әти-әниләре һәм нәни казанлыларның тормышында шатлыклы вакыйга”, - диде сәламләү сүзендә шәһәр Мэры. “Барыбыз да яңа балалар бакчасы көттек, бигрәк тә социальинфраструктура ягыннан арттарак калган Яңа Савин районында. “Бәләкәч” президент программасын тормышка ашыру нигезендә Яңа Савин районында 6 балалар бакчасы була”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Казан Мэры әлеге балалар бакчасын төзегән, үз эшләрен сыйфатлы һәм ихластан башкарган төзүчеләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Кунаклар бүләкләр белән килгән: Илдар Халиков балалар бакчасы мөдире Динә Хөсәеновага – интератив комплекс һәм компьютерга сертификат, Илсур Метшин – спорт инвентарена, шулай ук уенчыклар һәм бәйрәм торты тапшырды. “Балаларыбыз сау-сәламәт, нык, бәхетле һәм сәләтле булып үссен”, - дип теләде шәһәр башлыгы.
208-нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасы Казан шәһәре Яңа Савин районының Әпсәләмов урамында рекордлы вакытта – 9 ай эчендә өлгертелде. Өч катлы бинада йокы бүлмәләре булган 6 төркем бүлмәсе, спорт һәм музыка заллары, татар теле һәм логопед кабинетлары, медицина блогы, пищеблок, кер юу бүлмәсе, яшелчә саклагыч һәм кладовой бар. Объект 56 млн сумга чыккан.
Яңа балалар бакчасында татар телендә белем бирә торган өч һәм 3 катнаш төркем була.
Балалар бакчасы мөдире Динә Хөсәенова хәбәр иткәнчә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балалар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга исәпләнгән инглиз һәм француз телләре алып барылачак. Шулай ук “Шатлык”та балаларның физик һәм психик сәламәтлеген ныгытуга исәпләнгән, М.Лазаревның “Здравствуй” физкультура-сәламәтләндерү программасы тормышка ашырылачак.
Моннан тыш балалар бакчасында түләүле нигездә “Нәниләр өчен инглиз теле”, “Мәктәп алдыннан әзерлек”, “Спорт һәм сәламәтләндерү гимнастикасы”, “Балалар аэробикасы” өстәмә дәресләре каралган.