(KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Кар чистарту техникасы агымдагы көз-кыш сезонында Казан юлларына беренче тапкыр чыкты. Шәһәр урамнарына 227 махсус техника берәмлеге җәлеп ителде. Бу хакта транспорт хәлен нормальләштерү штабы утырышында бүген шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 8-нче ноябрьдән 9-ына кадәр 7,6 мм кар яуды (бу исә якынча 5 см кар дигәнне аңлата). Кичәдән бирле Казан юлларында 89 махсус техника берәмлеге, 8-еннән 9-нчы ноябрьгә каршы төндә - 138 махсус техника берәмлеге эшләп килә. Шәһәр урамнарында 113 катнаш юл машинасы, 61 трактор щеткасы, 47 фронталь йөк төягеч машина, 6 грейдер эшләгән. Бер тәүлектә 2 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Якынлашачак төндә әлеге эш дәвам итәчәк.
Синоптиклар фаразларына караганда, якындагы тәүлектә кар, җиңелчә буран саклана. Һава температурасы 4-9 градус салкын булыр дип көтелә.
Игорь Куляжев юл хезмәтләренең эше Башкарма комитет тарафыннан даими рәвештә контрольастында икәнлеген ассызыклады. Тышкы төзекләндерү комитетында төнге кизү тору оештырылган. Юлларны чистарту белән бәйле проблемаларны 296-99-25телефон номеры буенча оператив кизү торучыга хәбәр итәргә була.
Казан Мэры Илсур Метшин подрядка алынып эшләгән оешмаларны үз бурычларын тырышып үтәргә өндәде. “Кем өчендер кар – шатлык, безнең өчен, һичшиксез, эшне көчәйтү дигәнне аңлата”, - дип ассызыклады ул.