(KZN.RU, 14-нче ноябрь). Казанның халыкара аэропортыннан тимер юл вокзалына кадәр интермодаль йөртү эшен оештыру проекты барышы белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Республика башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин һәм Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун озатып йөрде.
Президент сәфәрне реконструкция эшләре барган тимер юл станциясеннән башлады, аннары поездга утырып магистраль буенча аэропортка юл алды.
“Казан” халыкара аэропортында алар эстакада төзелеше белән танышты. Интермодаль пассажирлар һәм йөк ташуны оештыру проекты буенча, тимер юл вокзалы белән аэропорт арасында йөриячәк тизйөрешле состав - аэроэкспресслар нәкъ менә шушында тукталыш ясаячак. Әлеге эстакада төзелешен 2012 елның декабрендә тәмамлау планлаштырыла. Төзелеш эшләренең баш подрядчысы – “Трансюжстрой” җәмгыяте, субподрядчысы - “Волгамост” ААҖ.
Проектка караганда, 2013 елга пассажирлар Казан станциясе - аэропорт арасын аэроэкспрессларда 20-25 минутта уза алачак. Ә шәһәр яны электр поездлары бу маршрутны 10 минутка озаграк үтәчәк. Бу аралыкта 12-16 тизйөрешле состав хезмәт күрсәтер дип планлаштырыла.
Эстакада төзелеше белән танышканнан соң, кунаклар “Казан” халыкара аэропортында барган масштаблы модернизация эшләренең бер өлеше булган яңа төзелеп килгән 1А терминалын карап чыкты. Яңа төзелеш объекты гамәлдәге 1-нче терминалдан көньяктарак урнашкан. Биредә эшләр моннан 2 ел элек башланып, беренчел план буенча быел октябрь аенда тәмамланырга тиеш булган. Тик әлегә ул кичектерелә. Бу – телетраплар (очкычтан турыдан-туры аэровокзалга керү урыннары) төзү зарурлыгы белән бәйле. Баштагы проектка ул кертелмәгән булган, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.