Илсур Метшин бәләкәчләрне һәм аларның әти-әниләрен әлеге озак көтелгән вакыйга белән котлады.
(KZN.RU, 15-нче ноябрь). Казан шәһәре Яңа Савин районында бүген “Семицветик” балалар бакчасы ачылды. Бәләкәчләрне һәм аларның әти-әниләрен әлеге озак көтелгән вакыйга белән котларга Казан Мэры Илсур Метшин килде.
Шуны әйтергә кирәк, бу – “Бәләкәч” республика программасы буенча төзелгән алтынчы балалар бакчасы. “Балалар бакчасына барып кайтыу безнең өчен һәрвакыт бәйрәм, ә яңа балалар бакчасын ачу – икеләтә бәйрәм”, - диде Илсур Метшин.
Балалар кунакларны дулкынландыргыч концерт номерлары белән шаккатырды һәм Мэрга оригами итеп эшләнгән балалар бакчасының символын – җиде таҗлы чәчәк бүләк иттеләр. Илсур Метшин бакчага спорт җиһазларына сертификат, ә балаларга – йомшак уенчык һәм бәйрәм торты тапшырды.
192-нче номерлы мәктәпкәчә балалар учреждениесе 120 урынга исәпләнгән. Биредә йокы бүлмәләре булган 6 төркем бүлмәсе, спорт һәм музыка залы, татар теле һәм логопед кабинетлары, медицина блогы, пищеблок, кер юу бүлмәсе, яшелчә саклау урыны, кладовой бар.
Илсур Метшин “Бәләкәч” программасы буенча Казанда быел 23 балалар бакчасы барлыкка киләчәген искә төшерде. “Бу – безнең илебездә аналоглары булмаган уникаль программа”, - диде ул һәм республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә, әлеге эштә ярдәм күрсәткән затларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барысы да сыйфатлы итеп һәм кыска вакыт – 10 ай эчендә эшләнгән.
Балалар бакчасының мөдире Лилия Севастьянова билгеләп узганча, иртәгедән балалар бакчасы тулы көчкә эшләячәк. Моңа кадәр балалар өчен адаптация чоры булды, алар яртышар көнгә килгән. “Семицветик” балалар бакчасына йөрүче балалар бирегә электрон чират буенча җыелган.
Казанда “Семицветик” махсус видеокүзәтү системасы урнаштырылган беренче балалар бакчасы, бу исә ата-аналар теләсә нинди вакытта Интернет аша үз балаларын күзәтә ала дигән сүз.
“Балалар бакчаларыбызда сәламәт, матур, сәләтле балалар үссен өчен барысын эшләдек. Гаиләләрегездә икенче, өченче балалар тусын, ә без исә, аларның матур, уңайлы һәм төзек шәһәрдә үсеп-яшәүләре өчен тырышырбыз”, - дип теләде Илсур Метшин, ата-аналарга мөрәҗәгать итеп.
Белешмә. “Семицветик” 192-нче номерлы балалар бакчасының генераль подрядчысы – “КазаньЦентрСтрой” ААҖ, пордчы оешмасы – “Палитра-Стиль” ҖЧҖ, проектын төзүче – Татинвестгражданпроект ДУП. Объект бәясе – 56 млн сум.