(KZN.RU, 1-нче ноябрь). Казанның Пушкин урамындагы биналар торышы Татарстан башкаласы статусына тәңгәл килергә тиеш. Бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшин Казанның тарихи үзәген саклап калу һәм үстерү комиссиясенең утырышында шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгыннан кала утырышта Казан Башкарма комитеты Җитәкчесе Алексей Песошин, аның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, урынбасары Руслан Шакиров, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук Пушкин урамы буенча урнашкан бина хуҗалары катнашты.
Торак йортлар белән җиңелрәк – кирәк булганнарына капиталь ремонт үткәреләчәк. Әлеге йортлар план эшләре исемлегенә кертелгән инде. Коммерция максатларында файдаланылган йортлар белән исә авыррак. Руслан Шакиров үз чыгышында милекчеләргә карата йортларның тышкы күренешенә зыян китергән төп претензияләр арасында биналарның яктыртылмавы, фасадларда вентиляция системасы һәм рөхсәт ителмәгән реклама булуын билгеләде.
Реклама баннерларын уңышсыз файдалану үрнәге итеп Руслан Шакиров Пушкин урамы буенча 12 һәм 29а йорт биналарын китерде мисалга. Р.Шакиров сүзләренә краганда, 29а йорт иң проблемалы биналарның берсе. Биредә “DNS” компьютер техникасы кибете, “Связной” кибете, “Альфа-банк” офис бинасы, кафе урнашкан. Барысының да рекламаларын урнаштыру сәбәпле, бина фасады күренми диярлек.
Пушкин урамындагы 12 йорт белән шундый ук хәл. “Тышкы реклама идарәсе мондый реклама урнаштыруга рөхсәтне ни сәбәпле бирә?”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин идарә җитәкчесе Ирина Дябилкинага.
Шундый ук сораулар Пушкин урамы буенча 17 һәм 27 йорт биналары хуҗаларына бирелде. Монда да реклама фасадның шактый өлешен алып тора.
Баннерлар белән Пушкин урамындагы 2 йорт – элеккеге “Балалар дөньясы” кибете бинасы капланган. Әмма монда проблема башкада – бина банкротка әйләнгән Мәскәү компаниясе милкендә. “Яңа милекчеләр эзләргә кирәк. Объектның инвестиция ягыннан кызыклы итү өчен барысын да, җир биләмәсен киңәйтүгә кадәр эшләргә әзербез”, – дип билгеләде Мэр.
Комиссия утырышына килгән биналар хуҗалары кимчелекләрне 2012 ел ахыры – 2013 ел башына бетерергә вәгъдә иттеләр. “Проблемаларны эш тәртибендә хәл итәчәкбез, ә эшне исә диалог формасында төзибез. Ремонт таләп ителгән җирләрдә аны сыйфатлы башкару мөһим. Тиздән безне халыкара дәрәҗәдәге вакыйгалар көтүен аңларга кирәк. Пушкин урамы – Казанның йөрәге. Ул Татарстан башкаласы югары статусына ия булырга тиеш”, – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.