(KZN.RU, 31-нче октябрь). “Бәләкәч” республика программасы буенча төзелгән балалар бакчалары куллануга кимчелекләрсез һәм штурмчылыксыз тапшырыларга тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин “дүшәмбе киңәшмәсе” барышында әнә шулай дип белдерде. “Тиешле сыйфат һәм барлык вак-төякләрне исәпкә алу мөһим ”, - дип ассызыклады И.Метшин һәм мәктәпкәчә балаларга белем бирү учреждениеләренең һәрберсен тикшереп чыгуны йөкләде.
Балалар бакчаларын куллануга күпләп тапшыру эше бу атнада башлана. Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов хәбәр иткәнчә, әле узган атнада ук төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә Глушко урамы буенча 120 урынга исәпләнгән 3-29 М3 балалар бакчасына Дәүләт төзелешкүзәтчелегеинспекциясеннән нәтиҗә алуы хакында хәбәр итте. Бүген төзүчеләр Дәүләт төзелешкүзәтчелегеинспекциясеннән тиешле нәтиҗәләрне Җиңү проспекты буенча 120 урынга исәпләнәгән 4-65 М-4 һәм Глушко урамы буенча 260 урынга исәпләнгән 2-55 М-2 балалар бакчалары буенча көтәләр. Аларның барысы да Азино-1 микрорайонына карый, биредә, билгеле булганча, мәктәпкәчә учреждениеләргә ихтыяҗ аеруча зур. Куллануга тапшыру актлары имзаланганнан соң балалар бакчалары ачуга әзер булачак. Куллануга шулай ук Яңа Савин районындагы 2 балала бакчасы әзер. Сүз 120-шәр урынга исәпләнгән Әпсәләмов урамы буенча 65-49 һәм Нигъмәтуллин урамы буенча 69-25 балалар бакчалары хакында бара.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә учреждениеләргә персонал әзерлеген билгеләп узды.
Ноябрь башындагы бәйрәмнәрдән соң, тагын 5 өр-яңа балалар бакчасы ишекләрен ача: 120-шәр бала йөрерлек Минск урамында, тагын “Азино-1” микрорайонында 3-се һәм 140 урынлы булган Четаев урамындагысы. “Алар барысы да әзер, документларны рәсмиләштерү процессы бара”, - дип аңлатты Илгиз Латыйпов.
"Бәләкәч” программасы вакытында тапшырылырга тиеш, әмма бернинди штурмачылык булырга тиеш түгел. Тиешле сыйат һәм барлык ваклыкларны исәпкә алу мөһим”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, яңа балалар бакчаларының мөдирләре подрядка алынып эшләгән оешмаларның эшен тикшереп торучы өстәмә контроль пункты булып тордылар. Мөдирләр балалар бакчалары отделкасының төсләр гаммасын раслады, коймалап алу төрен яраштырды.
Экспертиза проектлары этабына кадәр мөдирләр билгеле бер балалар бакчасының концепциясенә тип объектын адаптацияләү буенча тәкъдимнәрен керттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда “Бәләкәч” программасы кысаларындагы беренче баллар бакчасы әле сентябрьаенда ачылды. Ул Совет районынының Глушко урамы буенча 11а йортта урнашкан, 120 балага исәпләнгән. Куллануга тапшырылган беренче балалар бакчасының исеме - “Бәләкәч”.