(KZN.RU, 25-нче октябрь). Татарстан башкаласы үсешенең позитив векторын саклау – “Бердәм Россия” партиясе җирле сәяси советының сәркатибе, Казан Мэры Илсур Метшин “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган җирле сәяси советның чираттагы утырышында әнә шундый өстенлекле мәсьәләне яңгыратты. Казандагы “бердәмроссиялеләр” партиянең XII съездының беренче этабы нәтиҗәләрен чыгардылар һәм сайлаулар алды чорына өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр.
Илсур Метшин билгеләп узганча, XII съезд“Бердәм Россия” тарихында иң күренекле партия форумы булды. Биредә барлыгы 11 меңнән артык кеше, Татарстан исеменнән 27 кеше катнашты. “Форум партиянең көчен һәм авторитетын, ил алдында торган мәсьәләләрне хәл итүдә потенциалын күрсәтте”, - дип ассызыклады партиянең җирле сәяси совет сәркатибе.
Төп сәяси вакыйга – РФ Федераль җыелыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга кадәр бер айдан артык вакыт калып бара. “Партиянең XII съезды нәтиҗәләре буенча төп бурыч Татарстан башкаласы үсешенең позитив векторын саклап калудан гыйбарәт”, - дип билгеләде И.Метшин.
Тулаем алганда, И.Метшин сүзләренә караганда, съездның эш нәтиҗәләре илнең тотрыклылык һәм прогрессив үсеше залогы булып тора. Сайлау алды чорына Казанның “бердәмроссиялеләр”е алдында масштаблы аңлату эшләре тора. “Сайлаучыларга социаль-икътисади үсеш, юл-транспорт челтәре үсешен модернизацияләү, метро, балалар бакчалары һәм Универсиада объектлары төзелеше хакындагы мәгълүматны җиткерергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Утырышта сәяси советның 35 әгъзасыннан 29-ы катнашты, шулай итеп, карар кабул итү өчен кворум бар иде.