(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче август, Алсу Сафина). Казанның Киров районында булачак экорайон концепциясен
һәм мастер-планын эшләү буеча ачык халыкара бәйге дәвам итә. Бүген алга таба
көрәшүне дәвам итәчәк өч финалга чыгучы билгеле була. КДАТУның BFFT. space архитектура-белем
бирү киңлегендә үткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге
жюри утырышында 47 команда гаризасы каралды.
Жюри әгъзалары
арасында – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан
Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР Президенты
ярдәмчесе, Республика булышлык итү фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов, ТР
төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, КДАТУ ректоры Рәшит
Низамов, Turenscape партнеры, Turenscape International limited халыкара
проектлау үзәге директоры Стэнли Ланг Вай Чам һ.б.
Утырышны ачып, республика
башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанда экорайон үстерүгә проблемалы хәл этәргән – “Татфондбанкның”
вкладчылары калган хәл. Узган елның март аенда Татарстанда Республика булышлык
итү фонды оештырылды, аның эшчәнлеге кредит-финанс оешмаларыннан зыян күргән
затларга булышлык итүгә юнәлдерелгән. Моның өчен Казанда 759,9 га мәйданлы җир
участогы бүленде, аны гамәлгә ашырырга, ә акчаларны зыян күргән затлар арасында
бүләргә планлаштырыла.
“Үзебезнең
мөмкинлекләребезне бәяләдек, безнең иң зур резервыбыз – 760 га җир. Без әлеге
проектның фонд бурычларын хәл итәргә кирәклектән чыгып эшләвен телибез, шул ук
вакытта бу урын уңайлы да булырга тиеш”, - диде Татарстан Президенты. “Бу яңа
шәһәр мохите. Концепция һәм мастер-план бүгенге күзлектән эшләнергә тиеш, -
диде ул. Бездә әле мондый проектлар булганы юк. Әйе, бездә микрорайоннар бар,
ләкин мондый бурычны комплекслы хәл итү тәҗрибәбез юк”.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, бәйгедә катнашучыларга концепция эшләү барышында анда инде булган
элементларны кертеп җибәрергә туры киләчәк. “Бу яшәү өчен экологиясе ягыннан иң
уңайлы урын булырга тиеш”, - дип саный республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов
фикеренчә, мондый бәйге уздыру карары – дөрес гамәл. Ул гаризалар биргән барлык
конкурсантларга да башкарган зур һәм җитди эшләре өчен рәхмәт әйтте. “Уйларыбыз
дөрес, аларны дөрес итеп гамәлгә ашырырга кирәк”, - диде ул.
Ачык халыкара
бәйге 5 июльдә башланды. Стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей
Георгиевский искәртеп үткәнчә, техник бирем нигезенә бик зур аналитик тикшеренү
ятты, моннан кала, Казанның яңа Генераль планы да исәпкә алынды. Бәйге оештырганда
аның нигезенә биш идея салынган – уңайлы шәһәр мохитендә шәһәрдән читтә яшәү
рәвеше, Казанда моңа кадәр булмаган яңа төрле торак район, тирә-як мохиткә
мөмкин кадәр күбрәк яраклашу, җәмәгать киңлекләре системасын үстерү һәм куркынычсыз
мохиттә яшәүче гармонияле кешеләр җәмгыяте.
Бәйге ике этаптан
тора. Беренче этапта 14 августка кадәр гаризалар кабул ителде. Бәйгегә 20 илнең
37 шәһәреннән 122 команда гариза бирелсә дә, 47 команда гына гаризаларын тулысынча
тутырып җибәргән. Аларның 22-се – индивидуаль бюролар, 25-е – халыкара консорциумнар.
Жюри әгъзалары
караган 47 гаризадан кайберләре бәйгенең лонглистына (беренчел исемлек) керде. Гаризаларны
җентекләп өйрәнгәч, финалга өч команда калачак. Сергей Георгиевский аңлатканча,
финалга чыгучылар Казанга килеп, булачак экорайон территориясендә эшләячәкләр.
20 сентябрьдә финалга чыгучылар өчен семинар узачак. Алар экорайонның архитектура-шәһәр
төзелеше концепциясен һәм мастер-планын, концепциянең 2030 елга кадәр кысалы
финанс-икътисади моделен һәм детальле архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен
һәм гамәлгә ашырылачак 1-нче чират территориянең эскиз проектын тәкъдим итәргә
тиеш булалар.
Бәйге нәтиҗәләре
7 ноябрьдә билгеле булачак. Бәйгенең приз фонды – 12 млн сум.