(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче август). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Казанның Галиев
мәчетендә Корбан бәйрәме намазында катнашты. Бәйрәм намазында ТР Президенты Аппараты
җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты. Намазны
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин уздырды.
Бәйрәм хөтбәсендә
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Корбан бәйрәме тарихы турында сөйләде. Корбан чалу
йоласы Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль исемнәре белән бәйле. Әлеге хикәят
мөселманнарны Аллаһы Тәгалә юлында үзләренең милекләрен, вакытларын һәм
көчләрен корбан итәргә өйрәтә. Бу һәр мөселман кешесе өчен бик зур мисал, сабак
булып тора.
Вәгазендә Рөстәм
хәзрәт Вәлиуллин белем алу темасына да тукталды, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте. Ул билгеләп үткәнчә, һәр теләгән кеше Ислам турында
белем алырга мөмкин. Моның өчен республикада мәдрәсәләр, Россия ислам
университеты һәм Болгар ислам академиясе бар.
Шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Россия
Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнехановның котлау телеграммаларын да укып чыкты.
Вәгазь
тәмамланганнан соң Галиев мәчетендә бәйрәм намазы укылды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин белән
бергәләп, Федосеевская урамында төзелгән яңа мәчеткә юнәлделәр. Мәхәллә
кешеләре – мәчетне төзү инициаторлары – монда да Корбан бәйрәме уңаеннан
беренче намаз укыдылар. Татарстан Республикасы Президентына мәчет төзелеше һәм
аның архитектур үзенчәлекләре турында сөйләделәр.