(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче август). Бүген Казанда КХР Генконсуллыгы ачылды. Тантаналы
чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиядә Кытай халык республикасының
гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Ли Хуэй, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин,ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма
Ратникова һ.б. катнашты.
Генераль
консуллык бинасы Подлужная урамындагы 21 нче йортта урнашкан.
Чыгышында Рөстәм
Миңнеханов белдергәнчә, Генконсуллыкны ачу – тулаем Россия белән Кытай һәм,
ахыр чиктә, төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә җитди адым.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, Татарстан белән КХР арасында товар әйләнеше үткән ел
йомгаклары буенча 50 проценттан артыкка үскән.
Моннан тыш, Татарстан
Президенты искәрткәнчә, “КАМАЗ” ААҖ Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрен
үстерә. “Ышанам, Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында яңа уртак предприятие
булдыру турында җитди килешү имзаланыр”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул
шулай ук искәрткәнчә, Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында Татарстан белән ике
эре Кытай провинциясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую
планлаштырыла.
“Көнчыгыш
икътисади форум мәйданчыгын максималь нәтиҗәле файдаланырбыз, дип ышанам”, -
диде Рөстәм Миңнеханов.
“Безнең Кытай
коллегаларыбыз белән мөнәсәбәтләребез бик әйбәт, бүген менә Генконсуллык ачыла,
минемчә, хәзер инде турыдан-туры авиарейслар да ачарга була – бу мөнәсәбәтләр
үсешенә этәргеч булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Казанда КХРның
Генераль консуллыгы Кытайның Россиядә булдырган Генераль консуллыкларының
алтынчысы, диде Россия Федерацияседә КХР Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе
Ли Хуэй әфәнде. Ул искәрткәнчә, 2018 һәм 2019 еллар Россия белән Кытай төбәкара
хезмәттәшлеге еллары, дип игълан ителгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.