(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче июль, Ксения Швецова). Казанда медучреждениеләрне яңарту буенча масштаблы
эш дәвам итә. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә,
дәвалау учреждениеләрен капиталь төзекләндерүдән кала, пациентларга
ориентирлашкан технологияләр кертү кирәклеге күптән өлгереп килде.
Сәламәтлек саклау
идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев сөйләгәнчә, 18-нче шәһәр хастаханәсе нигезендә
468 квадрат метр мәйданлы тәүлек буе эшли торган заманча травмпункт төзелә
башлады. Анда медицина ярдәмен Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләр
алачак.
Быел шулай ук
шәһәрдә яңа төзелә торган торак комплексларда табиб офисларын оештыру эшләре дә
дәвам итәчәк. Мәсәлән, “Салават күпере” торак комплексында “4 шәһәр балалар
хастаханәсе” филиалы ачыла. Шундый ук офисны “Кояшлы шәһәр” торак комплексында
да ачу планлаштырыла. Бистәләр дә игътибарсыз калмаячак – июньдә гомуми
практика табибы офисы Вознесенское бистәсендә ачылды. Гомуми пратика табибы һәм
педиатр офисы Салмачи бистәсендә төзелде. Мирный бистәсендә Ашыгыч медицина
ярдәме кече станциясе төзәргә планлаштырыла, ә Борисково бистәсендә – яңа ФАП.
Барлыгы 19 учреждениедә
капиталь төзекләндерү эшләре планлаштырылган – шәһәрдә сәламәтлек саклауның
беренчел челтәренең төзекләндерелергә тиешле объектларының 90%
төзекләндереләчәк.
Медучреждениеләр
биналарын яңартудан тыш, хезмәт күрсәтүне камилләштерү буенча да эшләр
башкарыла, диде чыгыш ясаучы. Шәһәрнең барлык медицина учреждениеләрендә
“Кунакчыл сырхауханә – Татарстан стандарты” проектын кертүнең беренче этабы
тәмамлана. “Бүген пациентлар теркәлү өчен чират тормый, төзекләндерү эшләреннән
соң медицина учреждениеләрендә булу уңайлылыгы артты”, - диде И.Хәлфиев.
“Кунакчыл
сырхауханә – Татарстан стандарты” проекты кысаларында олыларга һәм балаларга
зур игътибар бирелә. 8-нче шәһәр сырхауханәсе һәм Сугыш ветераннары госпитале
нигезендә хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк булганнарга медицина ярдәме күрсәтү
буенча проект эшли башлый. Ә балалар сырхауханәләре эшләре кысаларында “Балалар
медицина кластеры” проекты өстендә эшлиләр.
Казан Мэры Илсур
Метшин республика җитәкчелеген медучреждениеләрне төзекләндерү программасы өчен
рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, яңа сырхауханәләрдә яңа эш тәртипләре
урнаштыру өчен вакыт кирәк булачак. “Бездә, чынлап та, күптәннән пациентларга
ориентирлашкан технологияләр кертү кирәклеге өлгереп килде. Бер эш – моны
игълан итәргә, икенчесе – гамәлгә ашырырга. Бу җиңел түгел, шуңа да
хезмәттәшләремә, баш табибларга һәм аларның командаларына уңышлар телим”, -
диде Мэр.