(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче июль, Ксения Швецова). Казан медучреждениеләрендә кадрлар дефициты
мәсьәләсен хәл итәргә медицина югары уку йортлары студентлары ярдәм итәчәк –
соңгы ел эчендә 160 чыгарылыш студенты эшкә кабул ителгән. Бүген эшлекле
дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу табибларга зур ярдәм һәм
кадрлар мәсьәләсен хәл итү юлы.
Сәламәтлек саклау
идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев сөйләгәнчә, узган елда медучреждениеләрдә соңгы
биш елда кадрлар белән туплануның максималь үсеше күзәтелгән. Соңгы елда 161
чыгарылыш студенты эшкә алынган: 62 кеше аккредитациядән соң, 78 – интернатурадан
соң, 21 – ординатурадан соң. “Табиблар составының яшәрүе күзәтелә: бер ел
эчендә пенсия яшендәге табиблар өлеше 10% кимегән”, - диде И.Хәлифев.
Шул ук вакытта,
участок табиблары белән туплану 87,5% артса, тар белгечләр мәсьәләсе алай ук
тиз хәл ителми. И.Хәлифев сөйләгәнчә, соңгы ике елда сырхауханәләрдә кардиологлар
саны 15-тән 32-гә арткан, ә беренчел онкологик кабинетлар табиблары – 7-дән
22-гә кадәр. Моның ярдәмендә шәһәр сырхауханәләрендә диспансер күзәтүендә пациентлар
саны бер ел эчендә с 29 проценттан 37 процентка кадәр арткан. Нәтиҗәдә, узган
ел нәтиҗәләре буенча, кан әйләнү системасы авырулары аркасында үлүчеләр саны 3,5%
кимегән, онкологик авырулардан - 5,8%. Үлүчеләр саны, гомумән алганда, 3,8%
кимегән, диде чыгыш ясаучы.
Илсур Метшин
искәртеп үткәнчә, медучреждениеләрне капиталь төзекләндерү буенча республика
программасын гамәлгә ашыру ярдәмендә соңгы вакытта Казанда медицина ярдәмен
күрсәтү шартлары арткан һәм табиблар дефициты мәсьәләсе хәл ителә башлаган – бу
сәламәтлек саклау системасын яхшыртуга тагын бер адым.
“Дәвалану
шартлары тудырылган, хәзер төп мәсьәлә – кем һәм ничек дәвалый. “Кадрлар мәсьәләсе”,
бигрәк тә тар белгечләргә килгәндә, җитди проблема булып тора, ләкин бу
юнәлештә дә адымнар ясала”, - диде Мэр. Медицина югары уку йортларында яшь
белгечләр әзерләү вакыт узу белән әлеге мәсьәләне хәл итәргә булышачагына
ышаныч белдерде. Ул искәртеп үткәнчә, соңгы елларда участок табиблары белән
туплану хастаханәләрдә иң югары дәрәҗәгә җитте. “Бу бик мөһим, чөнки нәкъ менә
участок челтәреннән балалар һәм олыларның медучреждение белән бәйләнеше башлана”,
- диде И.Метшин.