(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче июль, Ксения Швецова). Казан бистәләрендә су белән тәэмин итүне
яхшырту өчен 45 км челтәр төзекләндерелде, 3 насос станциясе эксплуатациягә
кертелде, шулай ук яңа скважиналар борауланды. Ләкин барлык торак массисвларда
су белән тәэмин итүне яхшырту өчен бу гына җитми. Халык өчен тарифларда бу
максатларда инвестицион өстәмә түләүләр каралмаган, нәтиҗәдә бу чараларга акча
җитми. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен федераль программа кирәк. Бу хакта бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Водоканал” МУП генераль
директоры сөйләгәнчә, су белән тәэмин итүне яхшырту эшендә беренче нәтиҗәләр
бар. Бүгенге көндә Төньяк-көнчыгыш су үткәрү төене яңартылды, 3 насос станциясе
эксплуатациягә кертелде, 12 скважина борауланды.
Константиновка,
Самосырово, Нагорный, Северный, Карьер, Салмачи, Борисоглебское, Петровский
бистәсләрендә 45 км якын челтәр яңартылды. А.Егоров билгеләп үткәнчә, ТР Президенты
ярдәме белән Колсәет бистәсендә су чистарту станциясе төзелде, Офицерлар,
Кояшлы, Аки бистәсләрендә яңа челтәрләр салынды.
Шул кадәр күләмдә
эшләр башкарылуга карамастан, кайбер бистәләр урамнарында су белән тәэмин итүдә
авырлыклар күзәтелә. “Бу бистәләрдә яшәүчеләр дистә еллар дәвамында челтәрләрне
үзләре, төрле нормаларны бозып ясауларыннан килә”, - дип саный А.Егоров.
Хуҗасыз челтәрләрне кабул итү бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итә, 2010 елдан
95% челтәрләр кабул ителгән, ләки аларның барысын да яңартырга кирәк.
А.Егоров сүзләре
буенча, бүгенге көндә су белән тәэмин итүне яхшырту чаралары проект алды планы
төзелгән. Алдан исәпләүләр буенча, ике бистәдә яңа насос станцияләре төзү урыны
билгеләнгән, 70 км магистраль һәм урам челтәрләре салу, 130 км челтәр яңарту
һәм 4 корылма ясау планлаштырыла.
Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, шәһәр бистәләренең саны үсүне исәпкә алганда, никадәр зур күләмдә эш
башкарылса да, өстәмә ресурсларсыз булмый.
“Инде 6 ел
тарифта инвестицион өстәлмәләр юк, пробелманы хәл итүнең дә әзер юллары юк. ТКХ
министрлыгыннан, республика хөкүмәтеннән хезмәттәшләребез белән, Президентыбыз
ярдәме белән чишелеш табарбыз. Эчке ресурслардан эзләрбез, федераль үзәккә дә документлар
әзерләрбез”, - диде И.Метшин.