(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче июль, Алсу Сафина). 29 апрельдән 6 июньгә кадәр Казанда 13
мәйденчыкта шәһәрнең Генераль планы проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Әлеге документ
буенча фикер алышуда 4236 кеше катнашты, киңәшмәләрдә 207 кеше чыгыш ясады. Проект
өстендә эшләүчеләр 3545 язма мөрәҗәгать алды. Бу нәтиҗәләр бүген эшлекле
дүшәмбедә хәбәр ителде Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне тәкъдимнәрен
анализлап, аларны алга таба исәпкә алырга кушты. Киләсе берничә айда Генплан
эшләп бетереләчәк, ел азагына кабул ителер, дип көтелә.
Проект төзүчеләргә
3 меңнән артык ткәъдимне карарга туры килә
Казан Мэры Илсур
Метшин ачык тыңлауларда катнашкан кешеләргә рәхмәтен белдерде. “Зур эш эшләнде.
Әлеге эшкә илебезнең югары квалификацияле кешеләре җәлеп ителде, - диде шәһәр
башлыгы. - Доку–ент буенча ачык тыңлаулар үтте. Битараф булмаган шәһәрлеләрдән 3
меңнән артык тәкъдим, аларны анализларга кирәк. Араларыннан иң яхшылары документта
чагылыш табарга тиеш”.
Билгеләп үтәргә
кирәк, Архитектура һәм шәһәр идарәсенә тәкъдимнәр һәм сораулар әле дә килеп
тора. Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре 26 июльдә бастырылачак.
Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева сөйләгәнчә, тыңлаулар җиңел булмаган, бик эмоциаональ
үткән.
Билгеләп үтәргә
кирәк, ачык тыңлаулар алдыннан казанлылар аның материаллары белән таныша алды:
4 сәүдә үзәгендә (“Южный”, “Кольцо”, “XL”, “Горки Парк”) стендларда Генплан
проекты материаллары эленеп торды. Утырыш барышында чыгыш ясарга язылучылар
үзләренең фикерләрен белдерә алды.
Шәһәрнең киләчәген
төзү тарихы: проект төзүчеләр белән шәһәрлеләр компромисс вариантлар эзләде
Төп кимчелекләр шәхси
секторда яшәүчеләрдән алынды. Баш архитектор берничә мисал китерде. Карьер һәм
Яңа Сосновка бистәләре аша узачак шәһәр күләм әһәмияткә ия булган юлга игътибар
күп бирелгән. Татьяна Прокофьева аңлатканча, гамәлдәге Генпланда да ул юл
шуннан ук үтә.
“Яңа Генпланда
юлны авария утыру зонасыннан читтә төзергә бурычы куелганга, эшләүчеләр аны
Сосновка массивы эчендәрәк ясаган. Бу хакта күп мөрәҗәгатьләр кабул иттек. Соңыннан
юл авария утыру полосасында булачак, дигән нәтиҗәгә килдек”, - диде шәһәрнең
баш архитекторы.
Нагорный буенда
планлаштырылган урам буенча да күп фикер алышынды, ул торак массивны урман
участогыннан аерып тора. “проект төзүчеләр халык сүзләренә колак салды, хәзер
төрле вариантлар карыйбыз”, - диде Татьяна Прокофьева.
Шәһәрлеләр Гаврилов
урамында яшел зонаны киметүгә дә каршы чыкты. “Активистлар фикерен тыңлап, Генплан
төзелешнең саграк өлешен тәкъдим итә – яшел зонаны киметмичә, ваграк торак төзелеше”,
- дип билгеләп үтте баш архитектор.
“Тыңлаулар нәтиҗәсендә
проект төзүчеләр халыкны канәгатьләндерә алырлык яңа вариантлар тәкъдим итте”,
- диде ул. Татьяна Прокофьева игътибар иткәнчә, Генпланда кызыклы, эконом һәм инновацион
чишелешләр күп. Генпланга үсә торган шәһәр өчен барлык социаль объектлар да
билгеләнгән. Татьяна Прокофьева искәртеп үткәнчә, 2035 елда Казанда халык саны 1,5
млн кеше булыр дип фаразлана.
“Үтенеч –
Генпланның катлаулы якларын халыкка гади, җиңел сүзләре белән аңлатырга”
Татьяна
Прокофьева сөйләгәнчә, кайбер тәкъдимнәрне карау башланган. Нәтиҗәдә проект
төзүчеләр я аларны кабул итәчәк, я кире кагачак. “Законга яисә Генпланның стратегиясенә
каршы чыкмаган тәкъдимнәр кабул ителәчәк”, - диде Казанның баш архитекторы. –
Тәкъдим кире кагылса, проект төзүчеләр аның сәбәпләрен аңлатачак”. Комиссия
составына Башкарма комитет рәисе, Казан шәһәр Думасы депутатлары, ТР министрлыклары,
челтәр һәм җәмәгать оешмалары, архитектура һәм экология берләшмәләре вәкилләре
керә.
Комиссиядә кабул
ителгән нәтиҗәләр буенча Мәскәү Генплан институты проектны эшләп бетерәчәк. Шуннан
соң раслау өчен ул кабаттан федераль дәүләт территориаль планлаштыру мәгълүмат
системасында урнаштырылачак. Каралу срогы – 3 ай. “Шулай итеп, ел азагына
генераль план кабул ителер һәм расланыр дип өметләнәбез”, - диде Т.Прокофьева.
Илсур Метшин
ышандырганча, ел азагына эшләнеп бетәчәк документ һичшиксез бастырылып чыгачак.
“Үтенеч – Генпланның катлаулы якларын халыкка гади, җиңел сүзләре белән
аңлатырга, - диде Казан Мэры. – Документ шәһәр төзелеш өлкәсендә хаталар
җибәелмәсен өчен һәм киләсе берничә дистә елда шәһәрдә яшәү уңайлы булсын өчен
кабул ителә”.