ТР Министрлар кабинетында “ПремиумСтрой” компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр
president.tatar.ru
(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче июль). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов "ПремиумСтрой" компаниясе җитәкчелеге
белән очрашты.
Киңәшмәдә ТР вице-премьеры
Ләйлә Фазлыева, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат
Нуретдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР сәламәтлек саклау
министры Марат Садыйков, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина
һәм башкалар катнашты.
Компания торак
биналар һәм инфраструктура объектлары төзелеше өлкәсендә эш итә. Очрашуда яклар
хезмәттәшлек мөмкинлекләре, республика территориясендә уртак проектларны
гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.