(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче июнь, Ксения Швецова). Казанның Мәскәү районындагы йортларында капиталь
төзекләндерү кысаларында урнаштырылган һава торышын көйләү төеннәре җылылык
энергиясе өчен түләүләрне сизелерлек киметә. 2 ягу сезоны рәттән бер фатир кыш
дәвамында 4 меңгә якын сум экономияли. Бу хакта “Мәскәү районы ТКХ идарә итүче
компаниясе” ҖЧҖ башлыгы Олег Калимов Казан Мэры Илсур Метшинга идарә итүче
компанияләр хисабы барышында сөйләде.
Яшәүчеләр
ишегалларындагы видеокамералар язмаларын “Ачык Казан” аша карый алалар
“Мәскәү районы
ТКХ идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ 12 ел дәвамында Мәскәү районының 90% торак
фонды белән идарә итә, аларда 100 меңнән артык кеше яши.
Компания
карамагында күбесенчә биш катлы йортлар, аларны эксплуатацияләү чоры 50 елга
якынлаша, бу исә торак фонды карап тоту буенча шәһәрлеләр мөрәҗәгатьләре
санында да чагылыш таба. “Бу мәсьәләләрне хәл итүдә “Ачык Казан” системасы
ярдәм итә. Аның ярдәмендә шәһәрлеләрнең “Халык контроленә” мөрәҗәгать итүләре
кими”, - диде чыгыш ясаучы.
Моннан кала,
“Ачык Казан” системасында шәһәреләр видеокамералар язмаларын да карый алалар.
“Куркынычсыз шәһәр” программасы буенча идарә итүче компания көче белән 378
йортта 1034 камера урнаштырылган.
Актив шәһәрлеләр
34 тонна чүп җыйды һәм 1 миллионнан артык сум экономияләргә ярдәм итте
Шәһәрлеләр белән
эшләү өчен идарә итүче компания актив рәвештә социаль челтәрләрне куллана.
Мәсәлән, алар чүпне аерым җыюны популярлаштырырга ярдәм итә. Моның белән
компания 3 ел элек шөгыльләнә башлады. Чүпне аерым җыю барышында ПЭТ-шешәләр
җыела һәм икенче эшкәртү өчен җибәрелә. Махсус контейнерлар 72 чүп
мәйданчыгында куелган. 2015 елның июленнән бүгенге көндә 4 мең куб метр ПЭт
җыелган, бу исә 34 тонна тәшкил итә. Чүп чыгаруда экономияләү 1 миллионнан
артык сум тәшкил итә.
Идарә итүче
компания җыелган чараларны яңа контейнерлар алуга , шулай ук балалар
мәйданчыкларына таганнар алу өчен тота.
Икътисади нәтиҗә
күренә: һава торышын көйләү төеннәре халык өчен түләүләрне шактый киметте
Олег Калимов
торак фондны капиталь төзекләндерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Аның сүзләре
буенча, эшләрне оештыруны камилләштерү һәм барлык процессларны төгәл үтәү өчен
күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү регламенты төзелде. “Шулай итеп һәр
объектта эшләрне башкаруның бердәм стандарты барлыкка килә”, - диде чыгыш
ясаучы. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов
аңлатканча, регламент ел дәвамында районда тикшереләчәк, соңрак шәһәр
масштабында таратылачак.
Капиталь
төзекләндерү кысаларында йортларга һава торышын көйләү төеннәре урнаштырыла. О.Калимов
сүзләре буенча, бу халыкка җылылык энергиясе өчен түләүләрне киметергә ярдәм
итә. “2 ягу сезоны рәттән бер фатир кыш дәвамында 4 меңгә якын сум экономияли. Икътисади
нәтиҗә күренә”, - диде компания башлыгы.
Декабристлар
урамында кече архитектура формалары өстәмә акчалар хисабына урнаштырылачак
Шәһәрлеләр белән
эшләү йортлар территорияләрен яңартуда да булыша, диде чыгыш ясаучы. Ул өстәгәнчә,
эшләр башлар алдыннан компания хезмәткәрләре халык белән очраша, алар фикерен
белә. Узган өч ел эчендә йорт территорияләрен төзекләндерү программасы 96 йорт
ишегалдында асфальт капламын яңартырга ярдәм итте.
Быел Декабристлар
урамында берничә йорт территориясен яңарту планлаштырыла. Чыгыш ясаучы сүзләре
буенча, хәзерге вакытта асфальт салу өчен әзерлек эшләре бара, ишегалларының
дизайн-проекты эшләнгән. “Кече архитектура формалары өстәмә акчаларга урнаштырылачак”,
- диде компания җитәкчесе.
Торак-коммуналь
хезмәтләр өчен түләүне җыю проценты 98,7% кадәр артты
Узган елларда
идарә итүче компания ресурлар белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурычларын
киметүгә ирешкән.
“Җылы җибәрер
алдыннан, кызганычка каршы, без чараларны бурычларны түләүгә тотабыз, ә бу
акчаларны без торак фондны капиталь төзекләндерүгә тота алар идек”, - диде
чыгыш ясаучы. Аның сүзләре буенча, юридик затларның ресурс тапшыручылар белән
турыдан-туры килешүләр төзи алуы турындагы закон чыккач, түләүне җыю проценты
98,7% кадәр артты.
Идарә итүче
компания һөнәри осталык чемпионатына кадрлар әзерләргә ярдәм итәчәк
О.Калимов компаниянең
төрле чараларда актив катнашуларын сөйләп үтте. Казан Мэры Илсур Метшин аларның
Чәчәк фестиваленә ясаган композицияләрен югары бәяләде. Искәртергә кирәк,
фестивальдә Юдино бистәсенең 100 еллыгын уңаеннан чәчәкләр белән бизәлгән тимер
юл вагоны куелды.
Чыгышы азагында
нотык тотучы искәртеп үткәнчә, идарә итүче компания үзенә кадрларны Казан
төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте нигезендә әзерли.
Мэр белән бергә
хисапны Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, Казан
районнары башлыклары тыңлады.