(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче июнь, Ксения Швецова). Күп фатирлы йортларның ишегалларын
төзекләндерү буенча уртак финанслау программасы буенча Киров районында 7
ишегалды төзекләндереләчәк. Ноябрьгә 1,48 млн сум җыелачак – бер квадрат
метрдан 1 сумнан 1,5 сумга кадәр туры килә. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга “Заречье”
идарә итү компаниясе җитәкчесе Илсур Хисмәтуллин идарә итүче компанияләр хисабы
вакытында сөйләде.
“Заречье” идарә
итүче компаниясе идарәсендә Киров районының 539 күп фатирлы йорты тора. Биредә
64,4 мең кеше яши. Илсур Хисмәтуллин сөйләгәнчә, 60% йорт 50 ел элек һәм аннан
да иртә төзелгән һәм күптән капиталь төзекләндерү таләп иткән. 2006 елдан 106
йорт төзекләндерелгән, ә 2022 елга кадәр тагын 253 йортта капиталь төзекләндерү
эшләре узачак. Моннан кала, узган елда авария хәлендә дип табылган 16 йортта
яшәүчеләр күчерелгән.
Районда актив
рәвештә “Куркынычсыз шәһәр” программасы гамәлгә ашырыла: узган елда аның буенча
463 видеокүзәтү камерасы куелган, быел бу эш дәвам итә – бүгенге көнгә 117
камера урнаштырылган. Моннан тыш, узган елда идарә итүче компания көче белән
550 агач утыртылган, 13 км хуҗасыз асылмалы кабель линияләре сүтелгән, балалар
мәйданчыклары өчен 1,5 млн сумлык спорт һәм уен җайланмалары сатып алынган һәм
урнаштырылган.
Чыгыш ясаучы
Юдино бистәсенең 100 еллыгы кысаларында үткәрелә торган чараларга аерым
тукталды. Бистә йортларын төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 147 млн сум бүленгән,
бу акчага 24 күп фатирлы йортның түбәсе, фасады, керү төркемнәре
төзекләндереләчәк. Моннан кала, 9 йорт ишегалды төзекләндерелә – бу максатларга
27 млн сум бүленгән. Ишегалларында асфальт капламы алмаштырыла, парковкалар
ясала, уңайлы җәяүлеләр зоналары төзелә.
И.Хисмәтуллин
сүзләре буенча, мондый масштаблы эшләр ярдәмендә кешеләрнең шәһәргә мөнәсәбәте
үзгәрә. “Әйләнә-тирә мохит казанлыларны тәрбияли, кешеләрнең шәһәргә мөнәсәбәте
үзгәрә – алар матурлыкны сакларга кирәклеген аңлый”, - диде чыгыш ясаучы. И.Хисмәтуллин
сөйләгәнчә, ишегаллары әлегә төзекләндерелмәгән казанлылар әлеге процессны
тизләтергә теләп, коммуналь хезмәтләргә ярдәм итәләр. Районның тышкы кыяфәтен
матурайтуга күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буеча уртак
финанслау программасы ярдәмендә ирешеп булган. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов аңлатканча, шәһәр өчен бу тәҗрибә әле яңа булып тора, ләкин
инде аңлашылганча, шәһәрлеләр аны яхшы каршы алды. “Узган елда ике шундый
территория булды, быел – җиде, - диде С.Миронов. – Без йорт буенча өлкәннәр
белән сөйләшүләр алып барабыз, аларга уртак финанслау булса, капиталь
төзекләндерү белән тизрәк киләчәкбез, дип аңлатабыз”.
И.Хисмәтуллин
сөйләгәнчә, 7 ишегалды буенча җыелган сумма ноябрьгә 1,48 млн тәшкил итәчәк. Шул
ук вакытта яшәүчеләр бер квадрат метрдан 1 сумнан 1,5 сумга кадәр түләделәр. И.Метшин
билгеләп үткәнчә, әлеге программа турында күбрәк сөйләргә кирәк. Шәһәр башлыгы
фикеренчә, ишегаллары территорияләренең үзгәрүен күреп, күпчелек шәһәрле
ишегалдын төзекләндерүдә катнашырга теләр. “Башта күпме акча кирәген исәпләргә,
азаккы суммадан чыгып эш итәргә кирәк. Шартлар төрле – кайдадыр бер сум да
җитә, кайдадыр ике сум кирәк”, - диде Мэр. Ишегалларын капиталь төзекләндерү
башланды, йорт территорияләрен төзекләндерү тулысынча киләсе елда тәмамланачак.
Хисабы барышында
И.Хисмәтуллин сөйләгәнчә, идарә итүче компаниянең ресурслар белән тәэмин итә
торган оешмалар алдындагы бурычы кими бара. Моңа халыктан бурычларны җыю буенча
эшләр ярдәмендә ирешелгән.
Мэр белән бергә
хисапны Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, Казан
районнары башлыклары тыңлады.