(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
яшьләр федераль бәйгеләрдә җиңүчеләр белән очрашты. Очрашу Яшьләр көне уңаеннан
Казан федераль университеты бинасында (Бутлеров ур., 4) узды. Чарада шулай ук
ТР хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр
эшләре министры Дамир Фәттахов һ.б. катнашты.
Чара башланганчы
Рөстәм Миңнехановка республика яшьләре оешмалары казанышлары, федераль һәм
төбәк бәйгеләрендә җиңүләр турында сөйләделәр.
Мәсәлән,
Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте әгъзалары Россия Федерациясе яшьләр
хөкүмәтләренең X съездында катнашканнар. 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан
Республикасы Яшьләр хөкүмәте иң яхшы унлыкка кергән.
Татарстан
Республикасы делегациясе Идел буе федераль округының студентлары арасында III
Интеллектуаль олимпиадада катнашкан. Олимпиадада Идел буе федераль округының 14
төбәге катнашкан. Татарстан Республикасы җыелма командасы беренче урынны
яулаган.
Моннан тыш, Татарстан
Республикасы командасы “Россия студентлар язы” бөтенроссия фестивалендә
гран-при алган.
Яшьләр оешмалары
вәкилләре Татарстан Республикасы Президентын 3 октябрьдә узачак Татарстан
Республикасы яшь гражданнарының чираттагы форумына чакырдылар.
Аннары актлар
залында чарада катнашучыларга дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә республика
казанышлары турында фильм күрсәттеләр.
Шуннан соң 2018
елгы “Россия Студентлар язы” фестивалендә җиңүчеләр һәм лауреатлар концерт
номераларын тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов
яшьләр хәрәкәтләре вәкилләрен Яшьләр көне белән котлады. Ул актив тормыш
позицияләре һәм Татарстан Республикасының данын яклаганнары өчен аларга рәхмәт
белдерде.
“Яшьләр –
киләчәгебез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без дә кайчандыр сезнең кебек идек.
Сезгә комачауламаска тырышырбыз, бар нәрсәдә ярдәм күрсәтербез”.
Татарстан
Президенты шулай ук искәрткәнчә, республикада дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсенә
идарәне камилләштерү максатларында яңа структура –Татарстан Республикасы Яшьләр
министрлыгы булдырылды.
Хәзерге заман
яшьләре укымышлы, амбициоз, нәтиҗәгә омтылучан булырга тиеш, дип белдерде
Рөстәм Миңнеханов, яшьләр – республикабызның төп конкурент өстенлеге.
“Без сезнең Идел
буе федераль округындагы, тулаем илдәге казанышларыгызны күрәбез һәм
сокланабыз, - диде ул, - без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә зур өметләр
баглыйбыз”.
Рөстәм Миңнеханов
яшьләр белән эшләүче белгечләргә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен
тапшырды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан
Республикасы яшьләр активы вәкилләре Татарстан Республикасы Президентына
истәлекле сувенирлар, “Студентлар язы” символын бүләк иттеләр.