(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче июнь). Бүген Татарстанның Лаеш муниципаль районында “Татарстанда
басу көне-2018” Идел буе эре агротехник күргәзмәсе эшли башлады. Тантанада
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Росагролизинг” АҖ генераль директоры
Валерий Назаров, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Сәламләү сүзендә
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, басу форматындагы күргәзмәдә игенчелек һәм
терлекчелек өлкәсендәге иң заманча технологик хәл ителешләр куелган.
“Күргәзмәдә
катнашучыларның барысына да рәхмәт. Ышанам, монда һәркем файдалы мәгълүмат
алырга мөмкин. Берничә көн буена бу мәйданчыкка ихтыяҗ зур булачак. Бик бай
эшлекле программа оештырылган: мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, төрле
очрашулар. Мондый формадагы эш бик файдалы”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Росагролизинг”
АҖ генераль директоры Валерий Назаров ассызыклаганча, бүген лизинг компаниясе
Татарстанның стратегик партнеры булып тора. “Үткән елның май аенда без Рөстәм
Миңнеханов белән килешүгә кул куйган идек, бергәләп эшләү чорында без 3,5 мең
берәмлек техника, 77 мең баш нәселле терлек китердек һәм Татарстанда 270 меңләп
терлек өчен урын булдырдык. Алга таба хезмәттәшлегебез үсәр генә. Татарстанның
авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләре бәйрәмендә катнашуыма шатмын”, - диде
Валерий Назаров.
Кунаклар
күргәзмәне карап чыктылар, төрле авыл хуҗалыгы техникасы, яңа сорт
агрокультуралар, үсемлекләрне экологик яклау чаралары белән таныштылар.
“Татарстанда басу
көне-2018” күргәзмәсе – реаль басу шартларында продукцияләр, товарлар һәм
хезмәт күрсәтүләрне ачык тәкъдир итү ул. Быел күргәзмәдә Россия Федерациясенең
21 төбәгеннән, Беларусь Республикасыннан һәм Венгриядән 152 компания катнаша.