(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче июнь, Ксения Швецова). Совет районы йортларында төзекләндерү
эшләре барышында җәмәгать файдалану урыннарында яктыртылу 12 Вольтка күчерелә,
подвалларда диод утлы яктырткычлар һәм таймерлар куела, шулай ук диварлар
җылытыла. Капиталь төзекләндерү эшләренең халыкның акчаларын экономияләргә
ярдәм итүе турында Казан Мэры Илсур Метшинга “Совет районы район торак идарәсе”
идарә итү компаниясе директоры Александр Поливин сөйләде.
Җәмәгать файдалану
урыннарында яктыртуны 12 Вольтка күчерү кулланучының акча янчыгында
киеренкелекне киметә
Идарә итүче
компания карамагында 97 йорт бар, аларда 39 мең кеше яши. Торак фондның төп
массасы – 25 ел элек яки аннан да иртә төзелгән йортлар. Александр Поливин сөйләгәнчә,
2015-2017 елларда идарә итүче компания көче белән 242,05 млн сумлык капиталь
төзекләндерү эшләре башкарылган, шуларның 125,21 млн сумы – халык акчасы,
калганнары бюджет чараларыннан уртак финанслау нәтиҗәсе.
Капиталь төзекләндерү
кысаларында күп фатирлы йортларда 90 лифт алмаштырылды, быел тагын 15 лифт
алыштырылачак. Моннан кала, капиталь төзекләндерү программасы буенча өч торак
йортта электр белән тәэмин итү системалары алмаштырылган. Идарә итүче компания
электр утын сакларга тырыша – җәмәгать файдалану урыннарында яктыртуны 12
Вольтка күчергәннәр. А.Половин сүзләре буенча, әлеге тәҗрибә гомумйорт
чыгымнарын киметергә ярдәм итә. Моннан кала, подъездларда диод утлы
яктырткычлар, подвалларда яктырту схемеларында таймерлар урнаштырыла.
Быел әлеге
эшләрне тагын өч йортта башкарырга планлаштырыла. 2 ел эчендә 94 подъезд
төзекләндерлгән, тагын 34 подъезд быел төзекләндереләчәк.
А.Половин сөйләгәнчә,
кешеләр өчен диварларның туңуы һәм вентиляция бозылу авырлыклар тудырган. Әлеге
мәсьәләне хәл итү өчен идарә итүче компания диварларны җылыта – 3 ел эчендә 12
мең кв.м. торак җылытылган.
Берничә ел эчендә
“коточкыч” хәләттән комплекслы төзекләндерүгә
Ишегалларын төзекләндерү
буенча президент программасы ярдәмендә территорияләрдәге юлларның һәм җәяүлеләр
сукмакларының асфальт капламнары төзекләндерелде. “Мөмкин булган кадәр парковка
урыннары, каты коммуналь калдыклар җыю нокталары булдырдык”, - дип сөйләде ул.
Яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын
тәэмин итү һәм хокук бозуларны кисәтү өчен йортларда видеокүзәтү камералары
урнаштырылган, аларның кайберләрен куллану өчен түләүне компания үз өстенә
алган.
Шәһәрлеләр ихтыяҗлары
өчен компания хезмәткәрләре “Ачык Казанга” килгән мөрәҗәгатьләр аша гына түгел,
ә даими рәвештә уздырыла торган очрашулар ярдәмендә дә беләләр.
Мэр А.Поливиннан
шәһәрлеләр ихтыяҗларының вакыт белән ничек үзгәрүләре турында кызыксынды. Идарә
итүче компания җитәкчесе кешеләрнең үзләренең йортларына һәм ишегалларына
мөнәсәбәтләрендә уңай якка үзгәрешләр барлыгын билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы
фикеренчә, Совет районының күзгә күренеп үзгәрүе кешеләр мөнәсәбәтенә зур
йогынты ясый. “Әлеге микрорайоннарның элек нинди булуларын хәтерлим – буш ишегаллары,
эскәмияләр юк, балалар мәйданчыклары юк, берни дә юк иде. Коточкыч. Бүгенге
торышы белән чагыштырып булмый”, - диде И.Метшин.
Ишегалларын төзекләндерүгә
өстәмә 4 млн сум бүленгән
Ишегалларын,
йортларны һәм подъездларны төзекләндерүгә идарә итүче компания өстәмә чаралар
дә юнәлтә. Компания башлыгы сөйләгәнчә, аларны торак йортларда реклама
конструкцияләре һәм кәрәзле операторлар җайланмалары урнашу хисабына җыялар. Моның
ярдәмендә елына 4 миллионга якын сум җыела.
Бу чаралардан
идарә итүче компания коммуналь хезмәтләр буенча бурычларын да каплый. Чыгыш ясаучы
сүзләре буенча, елдан-ел бу бурычлар кими. 2015 елда шәһәрлеләр 4,765 млн сум
бурычларын түләгән булса, узган ел нәтиҗәләре буенча бу сумма 36,994 миллионга
кадәр арткан.
Чыгышы азагында А.Поливин
билгеләп үткәнчә, идарә итүче компания төрле массалы чараларда катнаша.
Мэр белән бергә хисапны
Башкарма комитет рәисе Денис Калинкин, Башкарма комитет рәисе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм районнар
башлыклары тыңлады.