(KZN.RU, 19-нчы октябрь). Казан шәһәре Идел буе районының Һади Такташ урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән ике йортта эш тәмамланып килә. Казан Мэры Илсур Метшин эш барышын тикшерде.
Казан зообакчасы каршында урнашкан территориядә биш торак йорт төзелеше планлаштырылган. Шуларның икесе – 9 һәм 10 катлы кирпеч йортлар куллануга тапшырырга әзер диярлек. Биредә отделка эшләре тәмам, йортлар челтәрләргә тоташтырылган, өйләргә җылы җибәрелгән. Хәзерге вакытта якын-тирәдәге территорияне төзекләндерү эшләре бара. Моннан тыш, машиналар кую өчен иркен зона оештырылган.
10 катлы кирпеч йорт (Һ.Такташ, 123б) 36 бер бүлмәле, 38 ике бүлмәле һәм 13 өч бүлмәле – барлыгы 90 фатирга исәпләнгән. Фатирлар белән танышу барышында Илсур Метшин төзелеш һәм отделка буенча башкарылган эшләрнең, тәрәзә блокларының югары сыйфатын, йортларның көндезге яктылыкны тәэмин иткән уңышлы урнашуны билгеләде. Әмма Мэр проект төзүчеләрне киләчәктә балкон ишеген залдан кухняга күчерү мөмкинлеген карарга кушты. “Хуҗабикәләр өчен әлеге вариант кулайрак була”, - дип саный И.Метшин.
9 катлы ике секцияле йорт 80 фатирга (42 ике бүлмәле һәм 38 өч бүлмәле) исәпләнгән. Ул куллануга тапшырылырга әзер.
Шунысын әйтергә кирәк, шул ук мәйданчыкта соципотека буенча тагын 3 йорт төзелеше башланган. Монолит-каркастан биек йортларны икенче елга куллануга тапшырырга планлаштыралар. Торак комплексны “Казаньцентрстрой” ААҖ төзи. Казан Мэры сүзләренә караганда, бүгенгә әлеге компания – шәһәрнең төзелеш базарында әйдәп баручыларның берсе.
Исегезгә төшерәбез, 30 сентябрькөнне Казанда Глушко урамы буенча социальипотека программасы буенча чираттагы торак йорт тапшырылды. Барлыгы 2011 елда Казанда әлеге программа буенча 248 кв.м артык торак тапшыру планлаштырган. Бүгенгә 168 мең кв.м артык 2488 квартир төзелгән һәм куллануга тапшырылган.
Ел ахырына кадәр Глушко, Кызыл Армия, Бакалея, Актай, Чистай, Һади Такташ һ.б. урамнар буенча 1472 фатирга исәпләнгән 8 торак йорт (гомуми мәйданы 80 мең квадрат метрдан артык) тапшырылырга тиеш.