(KZN.RU, 20-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Лондонда бүген дөньякүләм эре компанияләрнең җитәкчеләре белән берничә киңәшмә үткәрде. Катнашучы ике як Татарстан башкаласында шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә проектларны тормышка ашыруда хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Казан Мэры, аерым алганда, “Capita Symonds” компаниясенең башкаручы директоры Джонатан Горинг белән очрашты. “Capita Symonds” компаниясе дөньяның эре шәһәрләре клиент булган “The Capita Group” корпорациясенең бер өлеше булып тора. “Capita Symonds” биналар проектлаштыру, әйләнә-тирәне саклау буенча программалар башкару, шәһәр транспорты идарәсе системалары белән шөгыльләнә.
Аерым алганда, Илсур Метшинның Джонатан Горинг белән очрашуы барышында урам-юл челтәре үсеше һәм юллардагы “бөкеләр” белән көрәшү проблемалары тикшерелде. Казан Мэры бу өлкәдә булдырылган өр-яңа ысуллар белән кызыксынды. Аерым алганда, катнашучы яклар Бөекбритания башкаласының транспорт магистральләренә йөкләнешне киметергә ярдәм иткән, Лондонның үзәгенә машинада түләүле керү хакында җентекләп сөйләшкән. Проектны “Capita Symonds” тормышка ашырган.
Шулай ук Казан Мэры шәһәр брендларын алга җибәрү белән шөгыльләнгән “Urbanlegacy” компаниясенең вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Компаниянең милектәшләре Татарстан башкаласы башлыгына шәһәрләрнең ничек итеп дөньякүләм танылулары хакында Джеймс Уайт һәм Джерри Филдер сөйләгән. Казанның мәдәни һәм туризм ягыннан кызыклы итү Илсур Метшин “Urbanlegacy” компания вәкилләрен Татарстан башкаласына чакырды.
Эш сәфәре ахырында Казан Мэры 2012 елгы Олимпиада авылының төзелеш мәйданында һәм 80 мең тамашачыны кабул итә алган яңа стадионда булып кайтты. Лондондагы коллегалар тәҗрибәсе Казанда 2013 елны Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын үткәрүдә ярдәм итәчәк.