(KZN.RU, 24-нче октябрь). 600-дән артык казанлы шәһәр юлларындагы “бөкеләр” проблемасын чишү юлларының үз вариантларын тәкъдим итте. Килеп ирешкән барлык тәкъдимнәр тематик төркемнәргә бүленеп, транспорт хәлен нормальләштерү штабында карап тикшереләчәк. Бу хакта бүген “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 13 октябрьдән башлап Казан халкы юлдагы тоткарлыкларны бетерү проблемасының чишү вариантларын тәкъдим итә башлады. Бу максат белән Транспорт комитетында “кайнар линия” эше башланды, Мэриянең рәсми порталында “Нет пробкам! Предложи свое решение” махсус сервисы эшли башлады.
Казан шәһәренең иҗтимагый үзәге директоры Әнвәр Минһаҗев хәбәр иткәнчә, сервисның эше вакытында 388 мөрәҗәгать килеп ирешкән. “Шәһәр халкы тәкъдимнәре тәүлек буе килеп тора. Транспорт һәм тышкы төзекләндерү комитетатлары белән берлектә иң кызык һәм перспективалы тәкъдимнәрне сайлап алу буенча эшне дәвам итәбез”, - диде ул.
Тагын 280 мөрәҗәгать275-30-50номерлы “кайнар линия” телефонына килеп иреште. “Казанлыларның күбесе юл буенда калдырылган машиналар белән көрәшне катгыйландырырга киңәш итә. Шулай ук транспорт чишелешләре һәм метро станцияләре төзелеше эшен тизәйтү хакындагы үтенечле мөрәҗәгатьләр күп. Халык тукталышылардагы киоскларны бетерергә тәкъдим итә. Светофор объектларын яхшырту һәм урам чатларында машиналар юлын киңәйтү кебек глобаль тәкъдимнәр дә бар”, - дип белдерде Транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков.
“Килеп ирешкән тәкъдимнәрне транспорт хәлен нормальләштерү штабының якын арада булачак утырышында тикшерелек иттереп тематик төркемнәргә бүләргә. Әлеге эшне даими рәвештә алып барачакбыз”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.