(KZN.RU, 24-нче октябрь). Казанның тарих-мәдәният һәйкәлләренең яңа хуҗаларына муниципаль, республика, федераль – барлык дәрәҗәдә мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтеләчәк. “Милекчеләр алдында куелган барлык бурычлар үтәлсен өчен, без аларга мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә әзер”, - дип белдерде бүген “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, узган җомгада республикакүләм әһәмияткә ия булган ике бина торглардан сатылды. Болар – Нариманов урамы буенча 62-нче номерлы йорт (биредә “Милләт” типографиясе булган) һәм К.Маркс урамы буенча 60А номерлы йорт. Беренче объектның беренчел бәясе 4,3 миллион сум, нәтиҗәдә ул 5,805 миллион сумга сатылды.
К.Маркс урамы буенча 60а номерлы йорт (1966-1974 елларда актриса Сәхипҗамал Гыйзәттулина-Волжская яшәгән йорт) 3, 375 миллион сумга сатылган. Бинаның беренчел бәясе 2, 5 миллион сум булган.
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп узганча, чираттагы торглар 25 ноябрьгә планлаштырылган. Казанның муниципаль милкендә булган 2 мәдәни мирас объекты милекнең бәясе игълан ителми сатылачак.
Сатып алынган һәйкәлләрнең яңа хуҗалары белән Казан Мэры аерым-аерым очрашачак. Шуны әйтергә кирәк, Фукс Йортының яңа хуҗасы белән шәһәр башлыгы 10 октябрь көнне очрашты.